+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 декабрь 2021, 03:55

“Дәваханәне ябалар, диләр...”

Социаль челтәрләрдәге бу мөрәҗәгатькә ЦУР анык һәм төгәл җавап бирде.

“Дәваханәне ябалар, диләр...”“Дәваханәне ябалар, диләр...”
“Дәваханәне ябалар, диләр...”
“Туймазы районының Собханкул авылында дәваханә ябыла”. 11 декабрьдә социаль челтәрләрдә шундый язмалар барлыкка килде. Башкортстан белән идарә итү үзәге, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Туймазы районы хакимияте белән берлектә, бу мәгълүматны җентекләп тикшерә башлады.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Собханкулда дәваханә ябылу турында мәгълүмат дөрес түгел. Учреждениедә стандарт эш процедурасы бара: медицина персоналына йөкләнеш һәм ярдәм күрсәтү сыйфаты анализлана. Барлык структуралар да эшли. “Безнең системаларда анда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен 11:30да теркәделәр. Ике сәгать эчендә без сигналны кабул иттек һәм эшкә алдык, дигән беренчел җавапны бирдек. Алга таба — иң мөһиме. Профильле министрлык һәм муниципалитет белән элемтә. Проблеманы җентекләп ачыклау. Кешегә икенче җавап. Моның барысы белән дә килештерү блогы шөгыльләнә”, — дип язалар ЦУРдан.
Уфада бозлавык. Әмма гаделлек өчен шуны әйтергә кирәк: юлчылар һәм коммуналь хезмәтләр тик утырмый. Уфаның Орджоникидзе районында Вологда һәм Коммунарлар урамнарына ком сибәләр. Калинин районында Кольцевойдан алып Баландин бульварына кадәр территорияне бозлавыкка каршы материал белән эшкәрткәннәр. Һәм бу Башкортстан ЦУР системасына кергән берничә инцидент кына. Тиешле хезмәтләр эшли.
“Аскында район Мәдәният сарае кайчан ачылыр икән?” — дип кызыксынган социаль челтәрләрдә Илнур Сабирҗанов. “Инцидент” системасы теркәгән бу мөрәҗәгать район хакимиятенә юлланган. “Район Мәдәният сарае рәсми рәвештә 3 декабрьдә ачылды. 2019 елдан 2021 елга кадәр “БашАльянсСтрой” җәмгыяте төзүчеләре биналарны яңадан планлаштыру, зур тамаша залын, фойе, коридорларны ремонтлау, барлык коммуникацияләрне алыштыру буенча бик зур эш башкарды. Сәхнәдә иң заманча тавыш һәм техник җиһазлар урнаштырылды.
Хәзер район Мәдәният сарае — заманча, уңайлы, тиешле таләпләргә җавап бирә. Проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ярдәмендә уңышлы тормышка ашырылды”, — дип җавап биргән Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.
Күптән түгел Башкортстан белән идарә итү үзәгеннән БСТ телеканалының “Сәлам” программасында туры эфирда тагын бер мөһим тема турында фикер алыштылар. Бу — социаль яклау темасы. Алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ЕДК-компенсация кебек ярдәм чарасын карады. Аны пенсионерларга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә түлиләр. Пособиенең асылы шунда: халыкка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне компенсацияләячәкләр. Компенсация суммасы коммуналь хезмәтләр өчен күпме түләвегезгә турыдан-туры бәйле. Аның күләме нинди булырга тиешлеген ничек аңларга? Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министр-
лыгы хезмәткәрләре бурыч-
ны гадиләштерде. Моның
өчен QR-код ярдәмендә  https://calc.bashkortostan.
ru/EDK_calc/ сылтамасы буенча керергә генә кирәк.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча субсидияләр дә бар әле. Бу – аерым ярдәм чарасы, аны ЕДК белән бутамаска кирәк. Айлык акчалата компенсацияне халыкның аерым категорияләре генә алса, субсидиягә һәркем исәп тота ала. Әмма аны керем яшәү минимумыннан артмаган булса, коммуналь хезмәтләргә чыгымнар керемнең 13, 16 яки 20 процентыннан артып китсә генә түләячәкләр. Әлеге төр субсидия өчен министрлыктан коллегалар аерым калькулятор булдырганнар: https://rcspn.mintrudrb.ru/housing-subvention-calcula... Анда барысын да исәпләп чыгарырга була.
Мөрәҗәгатьләр белән эшләү механизмнары турында Башкортстан ЦУРы түбәндәгеләрне белдерә: “Хәбәр безгә ничек эләгә? Бездә роботлаштырылган система, роботлар хәбәрләрне Башкортстан ЦУРы, республика Башлыгы Хакимияте һәм Радий Хәбиров битләреннән “тота”. Әмма комментарийлар бик күп. Һәм монда аерым мониторинг блогы өчен эш, алар язмаларның барысы да системага эләккәнме-юкмы икәнен тикшерәләр. Һәр мөрәҗәгатькә үз номеры бирелә. Мәсьәлә аны хәл итүгә кадәр контрольдә кала. Бу ничек эшләвебез турында бик кыскача гына. Без урында халык проблемаларын бергәләп тикшерәбез һәм мәгълүмат алмашабыз. Сүз уңаенда, районнардан, министрлыклардан һәм ведомстволардан коллегалар ял көннәрендә дә безнең белән, бергә кизү торабыз”, — дип язалар ЦУРдан.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас