+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 декабрь 2021, 07:50

Ветеран бабаңның кабере ни хәлдә?

“Бердәм Русия” партиясенең “Беркем дә онытылмый” проекты республикада изге эшләр җәелдерде.

Ветеран бабаңның кабере ни хәлдә?Ветеран бабаңның кабере ни хәлдә?
Ветеран бабаңның кабере ни хәлдә?
“Бу — безнең изге бурычыбыз!” — Сугышта катнашкан яугирләрнең каберләрен төзекләндерүне күздә тоткан “Беркем дә онытылмый” төбәк партия проектын гамәлгә ашыру буенча үткәргән киңәшмәсендә Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров бу сүзләрне кат-кат кабатлады.
Чыннан да, Ватан азатлыгы өчен кан койган, сугыштан соң илне җимерекләрдән күтәрүгә зур өлеш керткән ветераннарыбыз үлгәннән соң да онытылырга тиеш түгел. Аларның каберлекләрен карап-тоту — барыбызның да кулыннан килердәй эш.

— Үз округым буенча йөргән вакытта, юллар, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары торышы белән беррәттән, зиратларга да игътибар итәм. Бөек Ватан сугышына республикадан 720 меңгә якын кеше киткән, яртысыннан аз гына күбрәге әйлә­неп кайткан. Кызганычка каршы, зиратларда сугышта катнашучыларның каралмаган каберләре бик күп. Алар фашизмны җиңде, һәм безнең изге бурычыбыз — хөрмәт күрсәтү. Хәзерге вакытта төп максатыбыз — каберлекләрне төзек­лән­дерү эшләрен оештыру, ташландыкларын ачыклау, “Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә электрон китап” сайтын тулыландыру. Ике елда волонтерлар, яшь ар­миячеләр, муниципалитетлар һәм туган­нарның уртак тырышлыгы белән 6163 кабер тәртипкә китерелде. Әбҗәлил, Баймак, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка районнарында, Күмертау һәм Уфа шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 37 каберен төзеклән­де­рүдә шәхсән катнаштым, — дип ассызыклады Зариф Закир улы.
Әмма, киңәшмәдә ачыклануынча, кайбер төбәкләрдә бу эш бик сүлпән бара, ветераннар каберлекләре ташландык хәлдә. Аскын, Дуван, Тәтешле, Ярмәкәй, Мәчетле, Туймазы, Чишмә, Шаран районнарында эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Зариф Байгускаров ике ел эчендә ничә каберлек төзекләндерелүе турында саннар сораса да, җавап бирүче булмаган. “Димәк, бу юнәлештә эшләр башкарылмый”, — дигән нәтиҗә ясый депутат.
Киңәшмәдә ул әлеге районнар белән видеоэлемтә аша бәйләнешкә керергә теләсә дә, аларның күпчелеге чарада катнашмаган булып чыкты. Катнашкан­нары­ның кайберләре тиешле мәгълүмат бирә алмады. Депутатны Туймазы белән Чишмә районнары вәкилләренең җаваплары гына канәгатьләндерде. Тәүгесендә 56 каберлек төзекләндерелгән, Чишмәдә исә аннан да күбрәк. Зариф Закир улы сугыш елларында шушы районда булган фаҗигане дә искә алды. Анда ике поезд бәрелешү нәтиҗә­сендә санитар вагондагы 42 яугир һәлак булган һәм шушы районда җирлән­гән. Зариф Байгускаровның тәкъдиме белән чарада катнашучылар Җиңү көне алдыннан әлеге каберлекләрдә булырга карар итте.
Депутатны аеруча балаларның сугыш геройларын, үзләренең якташ ветераннарын белмәве хафага сала. Әйтик, ул герой исеме йөрткән гимназиядә булган һәм өлкән сыйныф укучыларыннан әлеге ке­шенең кем булуын сораган. Дөрес җавапка юнәлеш биргән сораулардан соң дистәлә­гән укучының берсе генә гимназия­нең нинди герой исемен йөртүен әйтә алган. Ә аның кем булуы, нинди геройлык кылуы турында белүче дә юк. Борчылулары турында Зариф Закир улы видео аша элем­тәгә чыккан мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минһа­җевка да әйтте. Соңгысы мәктәпләрдә патриотизм темасына багышланган дәресләрне арттырырга, гомумән, бу юнәлештә эшне кө­чәйтергә вәгъ­дә бирде.
“Беркем дә онытылмый” проекты эшләнгәнче, республика зиратларында күмелгән сугышта катнашучылар турында үзәкләштерелгән исәп юк иде. Шуңа бәйле рәвештә, былтыр уникаль IT-программа эшләнде һәм гамәлгә кертелде, ул бүген теләгән һәркемгә сайтта якыннарының җирләнгән урыннарын табарга мөмкинлек бирә.
Сайтта Башкортстан зиратлары, аларда җирләнгән танылган кешеләр, сугышта катнашучылар турында мәгълүматлар табарга була. Ә “Җирләү урынын эзләү” бүлегендә туганнары якын кешеләренең каберлеген таба ала.
Шул ук вакытта гамәлдәге законнар кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына фе­дераль акчалар исәбенә кабер ташы кую каралган, шәһәр һәм район хакимият­ләренә һәр торак пункт буенча Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәт­ләрдә катна­шучыларның исемлеген төзергә һәм акча бүлү өчен 1990 елның 12 июнен­нән соң җирләнгәннәренең исемлекләрен урындагы Хәрби комиссариатларга җибә­рергә тәкъ­дим ителде. Киңәшмәдә республика Хәрби комиссариатының хәрби-патриотик эшләр буенча бүлек начальнигы Альберт Гыйльманов төзекләндерү өчен акча бүленмәгән каберлекләрне ачыклау буенча хакимият белән үзара хезмәттәшлек алып барылуын билгеләп үтте.
Шулай ук муниципалитетларга “Бөек Ватан сугышында катнашучыларның кабер­лекләрен исәпкә алуның электрон китабы” сайтын тулыландыру, “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары, аның тарафдарлары, “Юнармия” хәрәкәте, волонтерлар, укучылар һәм студентлар катнашлыгында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның кабер­лекләрен төзекләндерү эшләрен оештыру турында хатлар җибәрелгән.
Киңәшмәдә катнашучылар яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү, туган як тарихына карата кызыксыну уяту максатыннан өлкән сыйныф укучыларына, училище һәм югары уку йортлары студент­ларына ветераннар күмелгән урыннарны беркетергә тәкъдим ителде.
— Сугышта һәлак булган яугирләрне искә алу, аларның каберлекләренә сакчыл караш, бу проектка үсеп килүче буынны җәлеп итү — безнең изге бурычыбыз. Сугыш кайтавазы кагылмаган бер генә гаилә дә юк, безнең һәркайсыбыз бабаларының исемнәрен белергә, күмелгән урыннарын эзләргә һәм аларның истәлеген мәңгеләш­терергә тиеш. Барыгызны да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган туган­нарның исемнәрен искә алырга, аларның каберләрен табарга һәм каберлекләрне тәр­типкә китерергә чакырам, — дип тәмам­лады сүзен Зариф Байгускаров.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
 
Фото: regnum.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас