"Әмма мин хакимияттәге хатын-кыз хезмәттәшләрем эшеннән канәгать, - диде төбәк җитәкчесе. - Беләсезме, бездә Иглин һәм Кыйгы районнарында ике хатын-кыз башлык булып тора. Алар - бик актив, булдыклы, пассионар җитәкчеләр. Башка кандидатураларга да игътибар итәбез, бу тәҗрибә миңа бик ошады. Парламент - хатын-кызлар урыны да.
Коммерциягә карамаган оешмаларга килгәндә, анда да гүзәл затлар бар. "Хатын-кыз бәхете территориясе"н алсагыз, сезнең дә, Дмитрий Кареткодан кала, барысы да хатын-кызлар. Коммерциягә карамаган оешма – ул хатын-кызларныкы, игелек, ярдәм, ниндидер гуманитар нәрсәләрне күздә тотучы урын. Һәр хатын-кыз анда үз урынын һәм үз сәләтләренә куллану таба ала".
Фото: bashinform.ru