+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2021, 07:31

Машинаның яртысы изелгән...

Башкортстанның Архангель районында коточкыч авария теркәлгән. Кызганычка каршы, үлүче бар.

Машинаның яртысы изелгән...Машинаның яртысы изелгән...
Машинаның яртысы изелгән...

Архангель районында 25 декабрь иртәсендә Уфа - Инҗәр - Белорет трассасының 51нче километрында коточкыч авария булган. Анда чит ил машинасы белән безнең ил машинасы бәрелешкәннәр.

Башкортстанның ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, "BMW X6" машинасы руле артында Уфада яшәүче 42 яшьлек кеше булган, ә "Lada" автомобиле белән Гафури районында яшәүче 52 яшьлек кеше идарә иткән. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре әлегә билгеле түгел, урында полиция эшли.

Һәлакәт нәтиҗәсендә "Lada" машинасы йөртүчесе ашыгыч ярдәм килгәнче үк вафат булган, дип хәбәр ителә.

Фото: bash.news

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас