

«Мин республикада булам, моны барлык муниципалитет башлыкларына әйтәм. Бер-ике көн йоклыйм да аннары кемгәдер көтмәгәндә кунакка киләчәкмен, аларны шулай итеп сөендерәчәкмен", - диде төбәк Башлыгы.
Бүген Радий Хәбиров БСТ телеканалындагы Яңа ел алдыннан үткәрелә торган «Хатын-кыз бәхете территориясе» телемарафонында катнашты. Республика Башлыгы - кулинар сәләтләре белән танылган кеше, ул печенье өчен камырны оста итеп җәйде.
"Бу - җитди мәсьәлә, тәҗрибә яшь белән килә, барысына да шунда ук өйрәнеп булмаска мөмкин", - диде ул.
Радий Хәбиров хатын-кыз өчен иң яхшы бүләк дип якыннарының мәхәббәтен, исән-саулыгын һәм янәшәдә булуларын саный. "Барысы да үз йортларында чыршы янында җыелсын, бер-берсенең җылысын тоеп, киләчәккә өмет белән карасын иде", - дип теләде Башкортстан Башлыгы.
фото: bashinfom.ru