+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 декабрь 2021, 08:25

ЦУР: Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр

 Русия төбәкләре белән идарә итү үзәкләренең иң яхшы практикалары буенча федераль семинарда мәктәптә туклану проблемаларының системалы чишелешләре турында сөйләделәр.

ЦУР: Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләрЦУР: Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр
ЦУР: Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр
Башкортстан ЦУРы системалары республика халкыннан ашханәләрдә тәмсез һәм салкын ризык, бозылган продуктлар, пычрак савыт-саба турында күп мөрәҗәгатьләр теркәгән. Без шикаятьләрне анализладык һәм хезмәттәшләребез белән бергә хәлне төзәтү ысулын таба алдык. Мәгариф һәм фән министрлыгы Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә «Башкортстан Республикасының бердәм электрон мәгариф мохите»н кертте.

Аның нигезендә - ачыклык һәм үтәкүренмәлелек. Ата-аналар шәхси кабинет аша балаларның рационын күзәтә, ризык бирү сыйфатын һәм вакытын, ашханәләрнең чисталыгын тикшереп тора, фикерләр калдыра ала.

Республика мәктәпләренең барлык сайтларында диярлек хәзер 10 көнлек меню һәм ашамлыклар фотолары, азык-төлек белән тәэмин итүчеләр турында мәгълүматлы QR-кодлар, кайнар линия телефоннары урнаштырыла. Туклану сыйфатын ата-аналар кергән бракераж комиссияләре контрольдә тота. Ә безнең Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы даими рәвештә мәктәптә туклануны оештыру буенча күчмә тикшерүләр үткәрә.

Мең сүз урынына - саннар. Быел гыйнвардан март аена кадәр без мәктәптә туклануның сыйфаты буенча халыктан 350 шикаять, ә сентябрь-ноябрь айларында нибары 57 шикаятьне эшкәрттек. Әлеге системалы карарлар нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьләр саны 293кә кимеде. Иң мөһиме - бу инде системалы проблема түгел, сораулар аз килә.

Республика тәҗрибәсе Бөтенрусия дәрәҗәсендә югары бәяләнде. Бәлки, башка төбәкләрдән коллегаларга да бу тәҗрибә кирәк булыр.

#ЦУРБашкортостан


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас