2012 елдан күпбалалы гаиләләргә 45 722 җир участогы бирелгән. Әмма җир җир белән, ә бит газ, ут, су, балалар бакчалары, мәктәпләр, юллар кирәк.
Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе вакытында хөкүмәткә бу мәсьәләне хәл итүне йөкләргә вәгъдә итте. Акча бүлеп бирелә, аларны тиешле проектларга «юнәлтергә» һәм үсеш планнары белән бәйле проблемаларны «берләштерергә» кирәк, дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күпбалалы гаиләләр яши торган җир участокларында инфраструктура булдыру идеясен дөрес дип саный.
Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская белдерүенчә, «димәк, кешеләр тизрәк яңа торакка күчә һәм монда тулыканлы тормыш башлый алачак».
Һәм без аның белән килешәбез.
Тулырак мәгълүмат - видеода.