+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2021, 14:52

Юлда янә үлем...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте бүген Туймазы районында булган.

Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлының Никитинка авылы янында булган. "Chevrolet Niva" машинасы һәм "Volvo" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның яртысы изелгән. Кызганычка каршы, аның водителе алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.

Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәте урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли һәм авариянең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: