

Быел республикада күп кенә киңкүләм, халыкара чаралар узды. Пандемия булу сәбәпле, бу уңайдан халыктан тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. Туры эфирда республика Башлыгына шул хакта да сорау бирелде.
“Фольклориаданы без ике ел әзерләдек. Билгеле режимны үтәгән шартларда эпидемиологик хәл безгә аны үткәрергә рөхсәт бирде. Ике коллективны кайтарып җибәрергә туры килде, алар — Мәскәүдән һәм Үзбәкстаннан”, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы бу эштә баланс табарга кирәклекне ассызыклады. Бу чараларның уңай ягы да зур булды.
“Уфада балалар Фольклориадасы үткәрү турында карар кабул ителде. 2024 елда беренче балалар Фольклориадасы нәкъ бездә үтәчәк”, — дип билгеләде республика Башлыгы.
Көрәш буенча дөнья чемпионатын үткәрү турында сөйләгәндә төбәк җитәкчесе анда вакциналанган, тест үткән, сәламәт егетләр генә килүен билгеләде. “Ни өчен аларга мөмкинлек бирмәскә?” — диде ул һәм безнең ике егетнең анда чемпион булуын да билгеләп китте.
“Җәмгыятьтә һәрвакыт төрле юнәлештә фикер йөртүчеләр була. Безгә фикерләр балансын табарга һәм уйланылган карарлар кабул итәргә кирәк”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.