

Алар арасында төрле тармакларда Ватанга фидакарь хезмәт күрсәткән шәрәфле ветераннар да һәм, кызганычка каршы, көч-дәрте ташып торганнар да бар. Күп кенә якташларыбызның гомерен заман афәте — коронавирус өзде.
Мәрхүмнәрнең иң өлкәне — 94 яшен тутырып килгәне — Иван Мироненко иде. Украинада туган үсмерне 1944 елда — 17 яше тулырга 2 ай калганда Тын океан флотына алганнар. Япония белән сугыштагы кыюлыгы өчен аңа Югары Башкомандующийның Рәхмәте җиткерелә. Саратовтагы механикалаштыру институтын тәмамлап, Уфаның Черниковка төбәгенә килеп хезмәт юлын башлый. БАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Дәүләт план комитеты (Госплан) рәисе булып 20 ел эшли.
Республика Югары судының элекке рәисе Булат Теләкбирдин һәм бу вазыйфаны 2018 елдан башкарып килгән Земфира Латыйпова арабыздан китте. Тагын берничә элекке зур җитәкче бакыйлыкка күчте: социаль тәэминат министры булган Рәйсә Мәһәдиева, Уфа моторлар эшләү берләшмәсенең генеральный директоры булган Владимир Паращенко, Дәүләт контроль комитетын җитәкләгән Петр Бобылев, “Востокнефтезаводмонтаж” тресты идарәчесе булган, Благовещендагы “Полиэф” төзелешенә җитәкчелек иткән Ринат Мәхмүтҗанов, Уфа полиграфкомбинаты директоры булган Шамил Биккулов, Чакмагыш һәм Хәйбулла районнарына җитәкчелек иткән Фәрит Дәүләтшин һәм Фәрит Колсынбаев...
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов — 56нчы яшендә, Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин 33 яшьтә вафат булдылар.
Федоровка районында туып-үскән, 1986 елда Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдәге батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган генерал-полковник, хәрби фәннәр докторы Николай Антошкин, соңгы елларын туган авылы Стәрлебашта үткәргән отставкадагы полковник, техник фәннәр докторы, күренекле язучы Зәки Зәйнуллин, республиканың “Диңгезчеләр җыелышы” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Ринат Иксанов өчен бу ел соңгысы булды. Хәрби хәрәкәтләр ветераны, полковник, 5нче һәм 6нчы чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдиновка нибары 56 яшь иде.
Фән эшлеклеләренең берничәсе белән хушлаштык. Алар арасында — Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, физика-математика һәм техник фәннәр бүлеге академик-секретаре Валентин Напалков, БДПУның тарих һәм икътисад теориясе кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Марат Сираев, филология фәннәре докторы, профессор, күренекле прозаик Тимергали Килмөхәммәтов, филология фәннәре кандидаты, профессор Лотфулла Хәбибов.
Әдәбият һәм сәнгать әһелләренә аеруча мәрхәмәтсез булды бу ел. Башкортстанның халык язучылары Гайса Хөсәенов һәм Ногман Мусин. Аларның берсе озак һәм каты авырып, 94нче яше белән барганда дөнья куйса, икенчесе җәй уртасында 90 яшен билгеләгән иде. Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаеваны, гомер буе балалар матбугатында эшләгән Әлфинур Вахитованы, билгеле шагыйрьләр Салават Рәхмәтулланы, Мәхмүт Уразаевны, публицист һәм сатира-юмор остасы Мансаф Гыйләҗевны соңгы юлга озаттык. “Кызыл таң”ның берничә тапкыр ел лауреаты Хәйдәр Басыйровны да сагынып искә алырга калды.
Елның тәүге аенда бер-бер артлы Урыс дәүләт академия драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, өч орден кавалеры Михаил Рабинович (81нче яшендә), Башкортстанның Милли симфоник оркестрына нигез салып, аңа 15 ел җитәкчелек иткән дирижер һәм музыкант, халык артисты Таһир Камалов (58нче яшендә), Салават башкорт дәүләт драма театрының әйдәүче актеры, халык артисты Риза Мәһәдиев (49нчы яшендә) бакыйлыкка күчте.
Башкортстанның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Георгий Калитов, халык артистлары Равилә Хаҗиева, Флүрә Ногманова, Роза Аккучукова, Вәкилә Калмантаева, Җәүдәт Моратов, Лина Гәрәева һәм башка олы талант ияләренең милли сәнгатебезне үстерүгә керткән хезмәтләрен дә халкыбыз онытмас.
Фәрит Фаткуллин.