+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 декабрь 2021, 09:53

ЦУР: Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрү

Башкортстан ЦУРы узып баручы елга нәтиҗәләр ясый. Төп нәтиҗә - республика халкының безнең "Инцидент - менеджмент" мәгълүмат системаларына һәм "Дәүләт хезмәте" ("Госуслуги") . Бергә хәл итәбез" платформасына ышанычы. Сездән килгән мөрәҗәгатьләр бермә-бер артты. Ә нәкъ менә - узган ел 53 899 га каршы 222 498 хәбәр.

ЦУР: Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрүЦУР: Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрү
ЦУР: Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрү

Коронавирус (117 485 мөрәҗәгать), юллар (17 653), торак-коммуналь хуҗалык (14 822), төзекләндерү (11 848), социаль хезмәт күрсәтү һәм яклау (11 189) буенча мөрәҗәгатьләр килде. Иң актуаль темаларга - ел башында җылыту темасы, язгы ташу, җәен урман янгыннарын кертергә була.

ЦУРның бөтен эше уч төбендәге кебек - безнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә. Без үз контентыбызны стримнар һәм туры эфирлар белән төрләндердек. Бу формат урман янгыннары вакытында үзен аеруча актуаль итеп күрсәтте. Көз көне БСТда "Сәлам" программасына турыдан-туры трансляцияләр дә кертелде.

Без ел эчендә сезгә нинди постлар ошавын анализладык - лайклар, комментарийлар, репостлар ярдәмендә 5 төп теманы билгеләдек:

Автомобильне кышка ничек әзерләргә - https://vk.com/wall-201146046_14707
Пенсионерлар өчен ташламалар - https://vk.com/wall-201146046_12227
Башкортостан мәгарәләре - https://vk.com/wall-201146046_13714
Башкортстан храмнары - https://vk.com/wall-201146046_11425
Тулы диспансеризация - https://vk.com/wall-201146046_16748

Күргәнебезчә, популяр темалар арасында - социаль ярдәм, сәламәтлек саклау темалары. Шулай ук күңел ачу - файдалы контент.

Башкортстан Республикасы идарәсе үзәге (ЦУР) бөтенләй яшь. Бу - безнең йомгак ясауның беренче елы. Әмма бу 12 ай эчендә күпме эшләнде! Без күп нәрсәгә өйрәндек. Сез безне күп нәрсәгә өйрәттегез. Алда планнар һәм идеяләр күп. Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрү.

Алга таба эшлибез.

 

Фото: ЦУРның "Вконтакте" сәхифәсеннән. 

ЦУР: Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрү
ЦУР: Максатыбыз бер - Башкортстан халкының тормыш сыйфатын күтәрү
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас