+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 гыйнвар 2022, 10:22

Радий Хәбиров республика туризмын киңәйтә

Башкортстан Башлыгы бу хакта видео бастырган.

Радий Хәбиров республика туризмын киңәйтәРадий Хәбиров республика туризмын киңәйтә
Радий Хәбиров республика туризмын киңәйтә
"Барыгызга да хәерле көн! Җәмәгатем Каринэ белән бүген республикабыз халкы һәм кунаклары өчен тагын бер истәлекле урын - Ишембай районының Верхотор авылында бакыр эретү заводына багышланган туристик нокта ачарга тырышачакбыз. Без сезгә кечкенә сәяхәтебез турында сөйләячәкбез.

Барчагызга да тынычлык һәм яхшылык телим. Яңа ел белән!" - дип язган ул.

Заводка 1759 елда Себер сәүдәгәрләре И. Б. Твердышев һәм И. С. Мясников тарафыннан Тор елгасы буенда нигез салган (Нөгеш елгасы кушылдыгы). 1913 елда ябылган завод шуннан соң тергезелмәгән. Хәзер хәрабәләре генә калган бу урын истәлекле комарткы булып тора.

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас