+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 гыйнвар 2022, 06:50

"Кәнфит урынына" акциясенә кушыл!

«Кәнфит урынына» дигән гадәти булмаган акция республикада узган елның декабрь башында старт алды. Ул хәйриячеләрне Яңа ел бүләкләренең сыйфатына игътибар итәргә, тәм-томнарны китапларга һәм белем бирү программаларына алыштырырга чакыра.

Балаларга дөрес ярдәм итегез!Балаларга дөрес ярдәм итегез!
Балаларга дөрес ярдәм итегез!

Уфаның гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге директоры Венера Хаҗиәхмәтова билгеләвенчә, бу бик вакытлы акция, чөнки тәм-томнар белән проблема һәрвакыт булган. “Бигрәк тә ул Яңа ел алдыннан, бер бала кәнфитле 15әр Яңа ел бүләге ала башлагач, кискенләшә", — ди ул.
Проект шунда ук Башкортстан халкында да җавап уятты. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә китаплар бүләк итәргә теләүчеләр күп булды. Бөре, Стәрлетамак, Салават, Уфа шәһәрләрендә балалар учреждениелере җитәкчеләренә нәфис әдәбият һәм укыту программаларын тапшырганнар. Акциядә танылган блогер, табиб-нефролог, диетолог Регина Доктор, табиб-педиатр, BabyDoctor School сәламәтлек мәктәбенә нигез салучы Гөлнара Идрисова катнашты. Республика клиник психиатрия дәваханәсе Күгәрчен районының «Самрау» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге балаларына чын бәйрәм оештырды.
«Балалар йортында үсә торган бала өчен нәрсә ул китап? Китап — мөмкинлек, моңа кадәр ачмаган ишекне ачу һәм бик уңайлы урында калу мөмкинлеге. Бәлки, анда ул беркайчан да булмас иде. Бала китап укый, бик мөһим процесслар башлана, кабул итү үзгәрә, кирәкле тормыш тәҗрибәсе формалаша башлый», — ди балалар психоаналитигы Юлия Хәкимова.
Балалар йортларыннан килгән балаларга ярдәм итү — дөрес эш. Еш кына кешеләр, балаларны сөендерергә теләп, алар өчен кәнфит һәм тәм-томнардан посылкалар җыялар. Бу акциянең максаты: конфетлардан тыш, балаларның китапларга, башка белем бирү һәм социаль мөһим әйберләргә мохтаҗ булуы турында сөйләү.
Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең нинди китаплар, нинди белгечләр һәм репетиторлар ярдәме алырга теләве турында ВМЕСТОКОНФ.РФ сайтында белергә мөмкин.
Акция вакыт белән генә чикләнми һәм Яңа ел башлангач та дәвам итә. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Моның өчен бер яки берничә китап сайларга һәм аларны балалар йорты вәкилләренә тапшырырга кирәк. Әгәр дә әдәбиятны башка шәһәргә яки республиканың районына тапшырырга теләсәгез, оештыручылар белән сайтта күрсәтелгән телефон номеры буенча элемтәгә керергә кирәк. Проект Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белен берлектә «Бәхет территориясе» Хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла.
Кәнфит урынына китап яхшы бүләк. Дөрес ярдәм итегез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас