+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 гыйнвар 2022, 14:15

Юлбарыска бүләккә...

Әлфия Вәлиәхмәтова күз явын алырлык йомшак уенчыкларны үзе бәйли.

Юлбарыска бүләккә...Юлбарыска бүләккә...
Юлбарыска бүләккә...

Кул эшләре, бәйләү, тегү, чигүгә маһир кешеләргә сокланам. Бигрәк тә берничә көндә кофта, күлмәк бәйләп киючеләрнең осталыгы шаккатыра.

Гап-гади җеп аларның тылсымлы кулларында әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле. Төрле технологияләр алга киткән заманда бәйләүчеләр дә белем­нәрен арттырып кына тора.

Хәзер нәрсә генә бәйлә­миләр! Туймазыдан Әлфия Вәлиәхмәтова әнә дүрт ел инде уенчыклар бәйли. Гади курчаклар түгел, матурлап-сырлап, махсус төрек җебеннән. Алар балаларда аллергия тудырмый, йомшак, матур, кыскасы, үзең кызыгып уйнарлык.

Әлфия ханым һөнәре буенча финансист. Ул урындагы Пенсия идарә­сендә эшләп хаклы ялга чыккан. “Пенсиягә чыккач, үзем­не кая куярга да белмәдем. Моңа кадәр балаларга башлык, оекбашлар бәйли идем. Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыль­ләнәсе килде. Интернетта уен­чыклар бәйләргә өй­рәткән сайтны карагач, үземне дә сынап карарга булдым. Ошады”, — ди Әлфия.

Бүген инде ул шулкадәр остарган, бик катлаулы дигән­нәрен дә 2-4 көндә бәйләп бетерә. Четерекле, вак эш, әлбәттә. Ләкин нәтиҗәсе искиткеч. Әлфия­нең уенчыкларын республикада гына түгел, Казанда, Сургутта һәм хәтта Америкада да беләләр икән.

“Бәйләү, гомумән, менә шушындый уенчыклар бәйләү тынычландыра, проблемаларны оныттыра. Мин һәр кешегә дә шушылай эшләп карарга киңәш итәр идем. Аны теләсә нинди яшьтә дә башларга мөмкин. Үзем дә башта апамның бәйләвенә карап, миннән мәңге булмаячак, дип уйлый идем. Ә хәзер шушы һөнәрем булуына шатланып бетәлмим”, — ди Әлфия.

Әлбәттә, уенчыкларның бәясе дә арзан түгел. Эше дә җиңелдән түгел бит. Җепләре, башка фурнитуралары өчен тотылган акчаны да кушсаң... Мастер-класслар сатып алу да ару гына суммага баса. Барысы да әзер булгач, Әлфиянең күңел җылысы да кушылгач, менә шундый күз явын алырлык могҗиза туа.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Туймазы районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас