+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 гыйнвар 2022, 05:15

Гафури районында "Атайсал" проекты зур эшләргә илһамландыра

Былтыр республикада "Атайсал" проекты гамәлгә ашырыла башлады.

Гафури районында "Атайсал" проекты зур эшләргә илһамландыраГафури районында "Атайсал" проекты зур эшләргә илһамландыра
Гафури районында "Атайсал" проекты зур эшләргә илһамландыра

Әлеге программа кысаларында Гафури районында күпме проект тормышка ашырылган?

Район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Рамил Әхмәтовка шушы сорауны юлладык.

– Бу юнәлештә шактый уңышлы эш алып барыла. Чагыштырмача аз гына вакыт эчендә бөтен район буенча 25 проектыбыз бар иде инде. Болар - бик мөһим, файдалы һәм игелекле эшләр, алар Гафури районында туып-үскән эшкуарларның, җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләрнең, республика һәм ил буенча танылган кешеләрнең ярдәмчеллеге аркасында мөмкин булды.

Шуңа бер мисал - Стәрлетамакның «СтройСервисМонтаж» җәмгыяте директоры Максим Виденеевның проектны тормышка ашыруда катнашуы. Ул туып-үскән Пчелосовхоз авылында автобус тукталышы павильоны төзү өчен акча бирде. Моннан тыш, әлеге проект кысаларында торак пунктның үзәк урамы яктыртылды. Боларның барысы да эшкуар ярдәмендә башкарылды.

Урындагы иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүдә һәр граждан ярдәм итә ала. Күптән түгел Ташбүкән авыл биләмәсе муниципаль хезмәткәре Әлфия Мөхәммәдьянова ярдәме белән Кургашлы авылы зиратына илтүче юлны ремонтлау өчен 60 мең сум акча табылды.

«Атайсал» кысаларында проектларның даими инициаторы һәм гамәлгә ашыручысы – Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе фракциясе җитәкчесе Рөстәм Ишмөхәммәтов. Күптән түгел ул Аккүл авылы урта мәктәбенә ярдәм итеп, яхшы эш башкарды, анда хатын-кызлар баскетбол командасына форма алырга ярдәм итте.

Элек Рөстәм Рифат улы туган авылы Йөзимән авылына берничә тапкыр булышты, аның ярдәмендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде, урындагы мәктәпкә пластик тәрәзәләр, коймалар куелды, плиткадан ясалган яңа юл салынды. Рөстәм Ишмөхәммәтов ярдәме белән Зур Үтәш авылы территориясен төзекләндерүгә 350 мең сум күләмендә акча бирелде.

Күпләр социаль челтәрләрдә танылган эстрада җырчысы һәм музыкант Радик Юльякшин (Элвин Грей) тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турындагы яңалыкны укыгандыр. Бу - Коварды авылы, анда чишмәне төзекләндерүгә 150 мең сум акча җыю планлаштырыла.

Гафури районында туып-үскән икенче бер кеше -Башкортстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ниязбай Сәлимов та туган Яугилде авылында чишмәне төзекләндерергә булышкан. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә безнең күп проектлар тормышка ашырылды, һәм, ышанам ки, аларның саны вакыт белән арта гына барачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас