+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 гыйнвар 2022, 15:55

ЦУР: Кешеләргә тукталыш кирәк!

Республика белән идарә итү үзәге Благовещенның Зенцов һәм Совет урамнарында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен контрольгә алды.

ЦУР: Кешеләргә тукталыш кирәк!ЦУР: Кешеләргә тукталыш кирәк!
ЦУР: Кешеләргә тукталыш кирәк!
Благовещен халкы Зенцов һәм Совет урамнары буйлап автобус көтә. Моның өчен уңайлы юл шартлары кирәк. Һәм алар булачак. Подрядчы бордюрлар куйды һәм тротуарны асфальтлады, махсус ташлар кайтартылды. Юлны ремонтлау бу язда дәвам итәчәк.

Әмма кешеләргә эшкә, мәктәпкә, эшләре буенча барыр өчен тукталыш бүген кирәк. Благовещенда яшәүчеләр бу проблема турында социаль челтәрләрдә язган һәм күрше Коммунистик урамдагы тукталыш павильоннарын эшләүләрен сораган. "Кар яуганда җилдә басып торабыз һәм өши-өши көтәбез", - дип язган социаль челтәрләрдә кулланучы Леонид Вервельский.

Республика белән идарә итү үзәге мөрәҗәгатьне хәл итәргә алган. Благовещен районы хакимиятендәге хезмәттәшләре белән элемтәгә кергәннәр. Муниципалитет 2021 елның 30 декабренә кадәр Коммунистик урам буенча вакытлыча тукталыш павильоннарын урнаштыруны планлаштырган булган. Эшләрне хәтта бераз иртәрәк тә — 29 декабрьгә тәмамлаганнар. Хәзер транспортны көтү халык өчен уңайлырак.

Зенцов һәм Совет урамнары буенча юлны ремонтлауга килгәндә, бу мәсьәлә муниципалитет контролендә. Башкортстан ЦУРы шулай ук ул тулысынча хәл ителгәнче контрольдә тотачак.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас