1947 ел Бөек Ватан сугышыннан соң иң бәрәкәтле елларның берсе була. Чөнки җирнең чын хуҗасы булган игенчеләр, дошманны җиңеп, туган якларына кайта. Ир-егетләрнең көчле кулларын сагынган басуларга ямь керә, авылларга кот куна башлый. Ул елны игеннәр мул уңыш белән куандыра, фермаларда ит-сөт җитештерү арта башлый.
Ә иң мөһиме — күп гаиләләрдә сабыйлар туа. Мәхәббәтле парлардан туган балалар бәхетле була, дигәннәре дөрестер, күрәсең, 1947 елда туган балалар укуга сәләтле, эшсөяр, булдыклы булулары белән аерылып тора. Бу җәһәттән Тәтешле районыннан бик матур мисал китерергә мөмкин. Рамил Гәрәев, Илдар Мөхәммәдиев, Ринат Закиров, Филарет Гайнаншин, Фидәил Касыймов, Хәниф Баймиев, Мәгъдән Хуҗин, Рәфис Хаҗетдинов – менә аларның берничәсе генә. Алар барысы да — төрле җитәкче вазыйфаларда эшләп, мактаулы исемнәргә, орден-медальләргә лаек булып, районны социаль-иктисади үстерүгә лаеклы өлеш керткән шәхесләр. Филарет Гайнаншин озак еллар район хакимияте башлыгы булып уңышлы эшләде. Ринат Закиров КПСС райкомының беренче секретаре булды. Хәниф Баймиев колхоз рәисе булып эшләү белән беррәттән, гыйльми эшчәнлек белән уңышлы шөгыльләнде һәм фән кандидаты дәрәҗәсенә лаек булды.
1947 елда туганнар өчен быелгы ел аеруча истәлекле. Алар 75 яшьлек матур юбилейларын билгели. Бәйрәм тантаналарын Рамил Гәрәев ачып җибәрә. Ул 1947 елның 3 гыйнварында туган.
— Тормышымны җирдәге иң изге хезмәт – игенче, алай гына да түгел, фән казанышлары белән коралланган укымышлы игенче, ягъни агроном һөнәренә багышларга өлкән сыйныфларда укыганда ук ныклап карар иткән идем инде. Мондый карарга килүемә Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтып, колхозда баш агроном булып эшли башлаган Рафаэль абый Әхмәдишин этәргеч бирде, дип һич икеләнүсез әйтә алам. Аның басулар буйлап җәен – мотоциклда, ә язлы-көзле ат менеп җилдерүенә һәрвакыт сокланып карап кала идем, — дип искә ала Рамил Фаиз улы.
Рамил Гәрәев Акбулат авылында Сәхия һәм Фаиз Гәрәевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. 1914 елда туган әтисен, сәламәтлеге какшаган булу сәбәпле, фронтка алмыйлар. Ләкин 1942 елда хезмәт армиясенә алалар. Авыр сугыш елларында ул Чиләбедәге металлургия комбинатында корыч коючы булып эшли. Яхшы эшләве өчен аңа Бөек Җиңүдән соң туган ягына ялга кайтып килергә рөхсәт итәләр. Шуның күркәм нәтиҗәсе булып 1947 елның башында гаиләдә ир бала туа.
Ул елларда яңа туган сабыйларны бу дөньяга кендек әбиләр кабул итә. Акбулатта бу изге һәм саваплы бурычны Рамилнең зурәнисе Бибинур карчык башкара.
— Улың битлек киеп туды. Андый бала бәхетле була. Аны бик саклап үстерегез һәм укытырга тырышыгыз, — дигән киңәшләрен бирә ул кызына.
Сугыштан соңгы елларда илдә металлга ихтыяҗ зур була. Шуңа Фаиз абзыйны 1954 елда гына туган ягына кайтаралар. Бу вакытка инде аның сәламәтлеге тәмам какшаган була. Шуңа авылда ул 4 ел гына яшәп кала — 1958 елда вафат була.
Бу вакытта Рамил 4нче сыйныфта укый. Укуга ул барлык сәләтен сала. Чөнки әнисе: “Улым, тырышып укы. Сиңа бит зур укып, белемле кеше булырга кирәк”, — дип һәрвакыт исенә төшереп тора.
Рамил урта мәктәпне тәмамлаган җәйдә сыйныфташы Рифатның Пермь шәһәрендә яшәүче туганнары авылга ялга кайта. Алар фатир ачкычларын биреп, ике егетне шәһәргә озата. Без кайтуга югары уку йортына кереп торыгыз, дигән киңәшләрен бирергә дә онытмыйлар.
Шулай итеп Рамил Гәрәевның балалык хыялы тормышка аша — ул
Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Ә биш елдан соң югары белемле агроном дипломы алып, туган авылына кайткан яшь белгечне Киров исемендәге колхозның баш агрономы итеп тәгаенлиләр.
— Әйтерсең көтеп кенә торганнар, авылга кайтуымның икенче көнендә үк колхозның гомум җыелышы үткәрелде. Баш агроном булып эшләүче Рафаэль абый Әхмәдишинны колхоз рәисе итеп сайладылар, ә мине аның урынына эшкә кабул иттеләр, — дип хатирәләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
Бер ел сизелми дә үтеп китә. Рамил Гәрәевны хәрби хезмәткә чакыралар һәм Байкал аръягына озаталар. Биредә ул зенитчик булып Туган ил алдындагы изге бурычын үти.
Армиядә хезмәт итеп ныклы чыныгу алып кайткан егетне район авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән агроном вазыйфасына тәгаенлиләр. Озак та үтми кыска вакыт эчендә үзен тик уңай яктан күрсәтеп өлгергән яшь белгечне авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы итеп үрләтәләр.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе вазыйфасында эшләгәндә Рамил Гәрәев үзен яхшы оештыручы буларак таныта. Шуңа аңа тагын да җаваплырак – район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын ышанып тапшыралар. Биредә ул 1979-1981 елларда эшли.
СССРда Азык-төлек программасы кабул ителгәннән соң, партия авыл хуҗалыгын үстерүне ныклы контрольгә алырга карар итә. Шушы максатта КПСС райкомнарында авыл хуҗалыгы бүлекләре оештырыла. Яңа оештырылган бүлек мөдире вазыйфасына Рамил Гәрәевның тәгаенләнүе беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады. Чөнки бу вакытта ул район халкы арасында яхшы белгеч, абруйлы җитәкче буларак танылып өлгергән иде.
Ә 1984 елда Рамил Фаиз улын халык контроленең район комитеты рәисе итеп тәгаенләделәр. Биредә ул 6 ел дәвамында намуслы эшләде.
Әмиров исемендәге колхоз районда һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Чөнки ул рәисләрдән уңды, дисәм, минем белән күпләр килешер. Бәдретдин Насретдинов районда иң абруйлы колхоз рәисләренең берсе иде. Аңардан соң колхозга җитәкчелек иткән Рәдис Латыйпов белән Әнгам Садыйковның партия райкомының икенче секретарьлары булып сайлануы да очраклы хәл булмады.
Ләкин Әнгам Садыйковтан соң кыска гына вакыт аралыгында колхозда берничә рәис алышынды. Нәтиҗәдә, хуҗалыкта эшләр артка китте.
Эре хуҗалыкны мондый өзеклектән чыгару өчен тәҗрибәле белгеч һәм оста оештыручы таләп ителүен район җитәкчелеге дә аңлый иде, әлбәттә. Шуңа 1990 елда хуҗалык дилбегәсен Рамил Гәрәевка ышанып тапшырдылар.
Бу вакытка колхоз шактый таркалырга өлгергән иде инде. Тәҗрибәле шоферлар, механизаторлар эшкә янәшәдәге Куедага йөри башлаганнар. Хезмәт дисциплинасы шактый какшаган. Шуңа Рамил Фаиз улы халык арасында дуслыкны ныгыту, кешеләрдә туган төяге өчен борчылу һәм аның уңай казанышлары өчен куану, горурлану хисләре тәрбияләү бурычы куйды. Бу максатта төрле чаралар оештырылды.
Йосып авылының 100 еллык юбилеен үткәргәннәр иде, башка авылларда яшәүчеләр дә, инициатив төркемнәр оештырып, үзләре яшәгән төбәкнең тарихын өйрәнә башладылар. Шулай итеп, ел саен диярлек бер авылның бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әверелде. Колхоз үзәге Аксәеттә бәйрәм данлыклы якташыбыз Салават Фәтхетдиновның фатыйхасы һәм актив ярдәме белән Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәхнә осталары катнашлыгында ел саен оештырыла башлады.
Байтак еллар элек миңа Әмиров исемендәге колхозда оештырылган кышны озату бәйрәмендә катнашу бәхете елмайган иде. Анда катнашучыларның ихласлыгына, халык арасында кул эшләре осталарының күплегенә сокландым. Колхозчылар лотереягә бозау, ашлык, печән отканына куандым.
Аксәет, Артаул, Йосып авылларында колхоз исәбенә мәчетләр төзелде. Илмәт авылындагы мәчеттә янгын чыгып, ул янып киткәч, колхоз анда да кыска вакытта яңа мәчет төзүне финанслады. Аны ачу тантанасында Русия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның катнашуы бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде.
Күрше Пермь крае Куеда районыннан комташ ташып, авыллар арасындагы юлларны ныгыту да колхоз исәбенә башкарылды.
Билгеле, бу чаралар тиешле нәтиҗәне бирде. Колхоз яңадан алдынгы хуҗалыклар арасындагы даими урынын яулап алды.
Үз гомеремдә миңа байтак җитәкчеләр белән очрашырга туры килде. Аларның күпчелеге идарә итүнең акыру-бакыру стиленә өстенлек бирә иде. Янәсе, йомшак булсаң, халык җилкәңә менеп атланачак. Рамил Гәрәевның исә беркайчан да кемгәдер тавышын күтәреп эндәшкәнен ишетмәдем. Шулай булуга карамастан, һәрвакыт халык арасында абруе зур булды.
Туксанынчы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре акчага кытлык кичерде. Күп колхозлар, хезмәт хакы түли алмау сәбәпле, бөлгенлеккә төште. Аксәеттә электән төзелгән ак он тегермәне бар иде. Күп урында андый тегермәннәрне яптылар, ә әмировлылар аңа яңа сулыш өрде һәм тирә-як авыллар халкы тегермәнгә Аксәеткә йөри башлады. Аннан кергән акча көндәлек кирәк-ярак алуга һәм хезмәт хакы түләүгә ярап куйды. Хезмәт хакы урынына ашлык бирү дә үзен аклады. Халык күпләп мал асрады һәм ит сатып акча кертте.
Колхоз рәисе вазыйфасында 20 елга якын эшләгәннән соң, 2009 елда 62 яшендә Рамил Гәрәев лаеклы ялга китте.
— Авыл Советы биләмәсе башлыгы Янбулат Мөхәммәтдинов, колхоз белгечләре белән берлектә бик тату эшләдек. Хәер, моңа аптырыйсы да юк, чөнки белгечләрнең барысын да диярлек колхоз стипендиатлары итеп укыттык. Күпләре соңгы елларда үз эшен ачып, эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнә. Очрашканда сөйләшеп сүзләребез бетми, — ди Рамил Фаиз улы.
Рамил Фаиз улы белән Нурия Солтан кызы ярты гасырдан күбрәк бер гаилә булып яшиләр. Йортларында күп тапкырлар булганым бар. Һәрвакыт аларның кунакчыллыгына, татулыгына сокланам. Бүгенге көндә алар ике оныкларының уңышларын күреп куаналар.
— Үз гомеремдә бер тапкыр да гариза язып эшкә урнашмадым һәм эштән китмәдем. Нинди вазыйфа тәкъдим итсәләр дә, каршы килмәдем. Чөнки күңел салып башкарсаң, һәр эшнең үз яме бар. Аллаһка шөкер, хезмәтемне югары бәяләделәр. Мактаулы исемем дә бар, грамоталарым да бихисап, — дип әңгәмәбезгә йомгак ясады Рамил Фаиз улы.
Күркәм юбилее белән ихлас тәбрикләп, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия
лауреаты.
Тәтешле районы.