+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 гыйнвар 2022, 10:15

Иртәгә - Раштуа

БСТ телеканалы Уфадан Раштуа бәйрәмен туры эфирда күрсәтәчәк.

Иртәгә - РаштуаИртәгә - Раштуа
Иртәгә - Раштуа


6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә бөтен православие дөньясы Раштуаны билгеләп үтәчәк. Бу - төп христиан бәйрәмнәренең берсе.

Уфада бәйрәм чаралары 19 чиркәүдә үтәчәк, аларда термометрия, битлек кию, дезинфекция һәм социаль дистанцияне үтәү кебек барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәчәк.

Гадәттәгечә, барлык теләүчеләр БСТ телеканалында туры эфирда Уфаның Богородица Раштуасы кафедраль соборында Раштуа бәйрәмен карый алачак.

Трансляция 6 гыйнварда 22:50 сәгатьтә башлана.

Шулай ук туры эфирны телеканалның социаль челтәрләрендә түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:

https://vk.com/wall-27097047_282358

Фото: https://sputnik.by

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас