+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 гыйнвар 2022, 11:40

Күмертау танымаслык булып үзгәрәчәк!

Шәһәр скверындагы эскәмияләрнең юкка чыгу сәбәбе бик җитди булып чыккан.

Күмертау танымаслык булып үзгәрәчәк!Күмертау танымаслык булып үзгәрәчәк!
Күмертау танымаслык булып үзгәрәчәк!
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге “Безнең ил — Русия” паблигына әзерләнгән республиканың хәл ителгән кейслары турында роликлар саны буенча Русия төбәкләре белән идарә итүнең ТОП-3легенә керде. “Әйе, без казанышларыбыз турында язабыз. Әмма, әлбәттә, мактанмыйбыз, ләкин бит хезмәттәшләребез белән бергә республика халкының проблемаларын хәл итә алу бик шәп, һәм уртак эшне федераль дәрәҗәдә бәяләүләре дә күңелле”, — дип язалар ЦУРдан.

Берникадәр вакыт элек Республика белән идарә итү үзәгенең иртәнге “Сәлам” тапшыруында туры эфирлар үткәрә башлавы турында хәбәр иткән идек. Соңгы сюжетларның берсе Салават районында Юрүзән елгасы аша асылмалы күпер турында булды. Такталар черегән, ярылган, кыскасы, нормаль ремонт күптән булмаган монда. Ә бит күпер буенча көн саен Илтай авылы халкы йөргән. Куркыныч! Күпер турында җан авазына тиң мөрәҗәгатьне Илдар Ахунов язган. Ул Башкортстан ЦУРы системалары күз уңына эләк­кән һәм алар аны Салават районы хакимиятенә тапшырган.
Сентябрьдә үк җәяүлеләр күперен ремонтлауны башкаручыны эзләү буенча электрон аукцион планлаштырылган. Подрядчы белән контрактны октябрьдә төзе­гәннәр, ә бер айдан инде барлык эшләр дә төгәлләнгән.
Күмертау шәһәре халкын Ленин урамындагы скверда эскәмияләр юкка чыгуы хафага салган. Бу хакта алар социаль челтәрләргә язган, аларны кире кайтарып буламы, дип сораган. Башкортстан ЦУРы хәбәрне шәһәр хаки­миятенә җиткергән. Иске эскә­мияләрнең юкка чыгу сәбәбе бик җитди булып чыккан.
“Күмертауда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасын тормышка ашыра башладылар. “Вакыт шкаласы: Күмертау үзәгенең иҗтимагый киңлекләр системасы” проекты кысаларында шәһәр үзәге үзгәрә. Әлеге сквер да яңарачак. Гомумән, Күмертау үзәгендә велосипедчылар өчен юллар, Совет мәйданында сәхнә, фонтан, шәһәр тарихын чагылдыручы кече архитектура формалар һәм башкалар булачак”, — дигән җавап килгән шәһәр хакимиятеннән.
Проект авторлары шәһәр­нең төп иҗтимагый киңлек­ләрен берләштерүче маршрут булдырырга теләгән. Авторы — шәһәр халкы, конструкторлар, хакимият, Башкортстан шәһәрләре үсеше институты.
2022 елда республикада барлыгы алты проект гамәлгә ашырыла, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты. Болар — Бәләбәй, Бөре, Күмертау, Межгорье, Стәрлетамак һәм Туймазы шәһәрләрендә. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү планнары турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битендә язды. Былтыр республикада барлыгы 146 территория төзекләндерелгән. Быел 122 аллея, җәяүлеләр зоналары, парклар һәм скверлар яңар­тылачак. Мондый проектлар шәһәр һәм районнарны җитди үзгәртә. Халыкка бик ошый. Башкортстанның ЦУР системасына рәхмәт хатлары да бик күп килә.
“Благовещен шәһәренең Верхнепрудовая урамындагы юл өслегенә кайчан ком сибелер икән? Юл бик начар. Яктырткычлар да юк, бик караңгы, тиздән балаларга мәктәпкә барырга”, — дип язган социаль челтәрләргә шушы районнан Людмила Булышева. “Элек язуыбызча, әлеге урам буенча юл ремонтын без 2022 елга башлангыч планга керттек. Урам утларына килгәндә, “Водоканал” хез­мәткәрләре электр баганалары урнаштырдылар, урам утлары системасын монтажладылар һәм шушы көннәрдә урам яктырды”, — дип җавап биргән Благовещен районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге белгече Оксана Бочкарева.
Башкортстанда “Күп­фа­тирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау” программасын финанслауны 2,5 тапкыр арттырганнар. Ул 6 ел – 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. Подъездларны 365 көн эчендә тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге эфирында торак-коммуналь хуҗалык буенча куратор Тимур Ханнанов хәбәр итте.
Быел Уфа, Агыйдел, Стәр­летамак һәм Межгорье шә­һәрләренең, Благовещен, Иглин һәм Хәйбулла районнарының 117 йортында 362 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Адреслар исемлеге: https://house.bashkortostan.ru/documents/active/387061 сайтында. 2022 елда моның өчен 522 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Акчаның 90 проценты — республика бюджетыннан, 10 проценты урындагы үзидарә органнары тарафыннан финанслана.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас