+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2022, 12:40

Бер исерек аркасында 7 машина харап булган...

Бу коточкыч юл-транспорт һәлакәте Уфада булган.

Бер исерек аркасында 7 машина харап булган...
Бер исерек аркасында 7 машина харап булган...

Кичә, 10 гыйнварда, Уфада яшәүче ир-егет берьюлы берничә юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булган. Авариядән соң ул качкан. Арытаба ачыклануынча, ул исерек булган.

Республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авариядә "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә иткән ир гаепле булган. Аны «Рено Аркана» һәм «Судзуки» машиналарын бәрдергәндә тоткарлыйлар. Машина бәрелүдән каршы як полосага чыгып оча һәм «Лада Ларгус» һәм «Лада Иксрей» машиналары белән бәрелешә. Бәхеткә, авариядә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән, тик машиналар изелгән.

Шул ук көнне шәһәр ишегалларының берсендә исерек шофер «Фольксваген поло» һәм «Хендай Солярис»ны бәрдергән булган. Бу вакыйга урыныннан да ир-егет качып киткән. Узган елның декабрендә ул исерек килеш руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган инде.

Әлеге вакытта ир тоткарланган. Хәзер исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен аңа җинаять җаваплылыгы яный.

Фото: bash.news сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: