+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 гыйнвар 2022, 04:57

Кыз ятып кына тора, ярдәм сорый...

Кайчандыр бу ятим кыз спортчы булган...

Кыз ятып кына тора, ярдәм сорый...Кыз ятып кына тора, ярдәм сорый...
Кыз ятып кына тора, ярдәм сорый...

Нефтекамада яшәүче 23 яшьлек Ләйсән Хәмәтҗановада 2018 елда сирәк һәм куркыныч авыру - бот сөягендә гигантоклетка шеше барлыкка килгән. Урын өстенә калган Ләйсәнне Мәскәү клиникасында зарарланган сөяген алмаштыру буенча катлаулы операция генә коткара ала. Былтыр кызны операцияне квота буенча үткәрәчәкләре турында өметләндергәннәр, әмма әлегә кадәр Ләйсәнгә клиникадан чакыру килмәгән.

Ләйсән - ятим бала, балалар йортында үскән һәм һәрвакыт үз-үзенә генә ышанырга гадәтләнгән. Балачактан кыз бокс белән мавыккан һәм хәтта чемпион булган, әмма 2018 елда аның тормышы кинәт үзгәргән.

- Тезләрем авырта башлагач, хирург янына киттем, ул УЗИ билгеләде, тик тикшерү берни дә күрсәтмәде. Табиб барысын да спортта имгәнүгә сылтады һәм мине өйгә кайтарып җибәрде, әгәр авыртулар яңадан башланса, яңадан килергә киңәш итте. Аяк авыртуы дәвам итте, ләкин мин барыбер кибеткә эшкә йөрдем. Яңа 2020 ел алдыннан егылдым - авырту түзә алмаслык иде. Миңа гипс салдылар һәм ашыгыч рәвештә тикшеренүгә җибәрделәр, чөнки рентген сөяктә ниндидер тайпылыш күрсәткән. Соңрак ачыкланганча, бу - яман шеш, ул бик тиз үсә, - дип сөйли Ләйсән.

Әлеге шеш сөякне тулысынча диярлек таркалган. Ләйсәнгә һәрвакыт гипс йөртергә туры килә, ул мөстәкыйль рәвештә йөри дә алмый диярлек. Эштән китәргә туры килгән. Хәзер кызга аның сөйгәне ярдәм итә.

- Миңа таркалган сөякне алмаштыру буенча операция кирәк. Башкортстанда, кызганычка каршы, мондый операцияләр ясалмый, әмма Пирогов исемендәге травматология үзәге белән сөйләшеп килешә алдым. Анда мин квота буенча операция ясатырга тиеш идем, тик бер ел үтте инде, ә минем турыда барысы да онытты кебек. Мин һәр атна клиникага шалтыратам, әмма һәрвакыт көтәргә кушалар. Күпме көтәргә? Бу авыртуга күпме түзәргә? Миңа алга таба нишләргә? - дип борчыла кыз. - Миңа хәтта инвалидлык та бирмиләр.

Хәзер Ләйсән төбәк хакимиятләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәменә генә өметләнә, алар аның проблемасына игътибар итсә, бәлки, кызны операциягә чакырырлар иде...

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас