Тик, кызганычка каршы, Уфада яшәүче бер ханым Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә Яңа ел каникулларында, Ленин урамында урнашкан бер тукталыш янында калдырып кителгән машиналар аркасында автобуска мең бәла белән утыра алдым, дип зарланды. Аның шикаятен Башкортстан ЦУРы республика буенча ЮХХДИ идарәсе белән берлектә эшләде. Бер генә мәсьәләне хәл иттек, ә тулаем алганда, барлык автомобильчеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми.
Бүген, 11 гыйнварда, Башкортстан белән идарә итү үзәгенең туры эфирында автомобильләрне кайда калдырырга ярамаганлыгы турында сөйләделәр.
Машина кую кагыйдәләрен бозу - административ хокук бозу, аның өчен штраф каралган. ЮХХДИ хезмәткәре дәүләт номерлары буенча автомобиль хуҗасын ачыклый һәм аның белән элемтәгә керә, кайчагында машинаны эвакуацияләргә туры килә.
Парковка кагыйдәләрен бозган өчен ЮХХДИ сайтында зарланырга - мөрәҗәгать калдырырга һәм фоторәсемнәр куярга мөмкин.
Дөрес куелмаган машиналар еш кына коммуналь техникага территорияне кардан чистартырга комачаулый, шуны онытмасак иде.
Тулырак - видео аша