+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 гыйнвар 2022, 09:55

Яшь уфалы мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

Уфадан Евгений Коровин авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә гомер буе ярдәм итә. Яхшылык эшләргә һәм һәр эшне намус белән башкарырга аны балачактан ук өйрәткәннәр.

Яшь уфалы мохтаҗларга ярдәм күрсәтәЯшь уфалы мохтаҗларга ярдәм күрсәтә
Яшь уфалы мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

26 яшьлек уфалы "Бердәм Русия"нең "Безнең хәстәрлек" волонтерлык үзәгенең ирекле эшчәнлегенә узган елның декабрендә кушылган. Ул шәхси автомобильдә 20дән артык тапкыр мохтаҗ гражданнарга азык-төлек җыелмаларын илтүдә катнашкан. Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә дә актив ярдәм иткән.

Евгений Коровин Уфа икмәк заводында эшли. Эштән бушаган вакытында ирекле эшчәнлек белән шөгыльләнә. Шулай ук әнисе һәм әбиләренең хәлен белергә, вакытны гаиләсе белән үткәрергә өлгерә - хатыны белән уллары Глебны тәрбиялиләр.

Бүген волонтер 48 яшьлек Динар Бикмәтовка азык-төлек җыелмасы тапшырды. 12 ел элек ир авариягә тарый һәм инвалид булып кала. Динар сөйләшә, йөри алмый.Аның турында өлкән яшьтәге әти-әнисе кайгырта. Динарның әнисе сүзләренә караганда, барлык акчалар да даруларга китә.

"Безнең хәстәрлек" волонтерлык үзәге кураторы Раил Әдиятуллин бәйрәм көннәренә карамыйча чыгып, мохтаҗ гражданнарга ярдәм күрсәткән волонтерларга рәхмәт белдерде.

- Ялларда "Безнең хәстәрлек" колл-үзәгенә 300гә якын гариза килде. Автоволонтерлар бөтен республика буенча 100дән артык азык-төлек җыелмасы таратты, - диде Раил Әдиятуллин.

Фото: “Бердәм Русия”

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас