Шунысы игътибарга лаек, бу шатлыклы вакыйга Марина һәм аның гаиләсе тормышында Әниләр көне алдыннан булган.
Марина һәрвакыт зур һәм тату гаилә турында хыялланган – ул үзе алты бала арасында үскән. Хәзер аның биш кызы һәм биш улы бар.
Якимовлар тату яши, бергәләп эшлиләр. Өлкәннәре кечеләренә булыша, алар белән дәресләр әзерли. Җәен кош-корт үстерәләр, бакчада эшлиләр.
Маринаны һәм башка әниләрне депутатлар, хакимият вәкилләре, Хатын-кызлар советы һәм шәһәр хакимияте башлыгы Илшат Шакиров котлаган.
Фото: Ирина Вахонина.