+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар , 13:25

Пассажирны эзлиләр...

"Уфа" халыкара аэропорты үзенең 4 миллионынчы пассажирын эзли.

Пассажирны эзлиләр...
Пассажирны эзлиләр...
"Уфа" халыкара аэропорты үзенең 4 миллионынчы пассажирын эзли.

Узган 2021 елның 31 декабрендә «Уфа» аэропортына Мәскәүдән "S7 Airlines" авиакомпаниясенең 1137нче рейсында 4 миллионынчы пассажир килгән. Моны аэропортның автоматлаштырылган системасы билгеләгән. Ул пассажир шушы рейсның 7А урынын биләгән булган.
Коронавирус пандемиясе шартларында мондый күрсәткечкә ирешү - моңарчы күрелмәгән вакыйга. Бу илнең төбәк аэропортлары арасында Уфа һава аланының статусын сизелерлек арттыра.
- Бер ел эчендә 4 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән - бу безнең авиакомпанияләр белән уртак эшебезнең нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте Уфа халыкара аэропорты генеральный директоры Александр Андреев. – Без базарны игътибар белән өйрәнәбез, Русия эчендә дә, аннан читтә дә маршрутлар челтәрен киңәйтү өстендә эшлибез. Авиакомпаниягә конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез! Без шулай ук аэропортны реконструкцияләүне дәвам итәбез, очышларның хәвефсезлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәбез - һәм узган ел нәтиҗәләре буенча аэропортта безнең персонал гаебе белән бер генә хәл-вакыйга да булмады, без горурланабыз. Безнең тырышлыгыбыз Башкортостан Республикасында гражданнар авиациясенең алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз. Якташларыбызга сәяхәт һәм эшлекле сәфәрләр өчен һава транспортыннан ешрак файдалануларын телим!
"S7 Airlines" авиакомпаниясенең 1137нче Мәскәү-Уфа рейсы белән 7А урынында очкан пассажирдан электрон адреска хат юллавын сорыйлар [email protected] яки +7 (347) 229-53-44 номеры буенча шалтыратуын көтәләр. Сезне котлаулар һәм истәлекле бүләкләр көтә!

Фото: Башинформ



Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в