Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар , 17:50

Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе каза күрүчегә ярдәм итте

Уфада “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә Уфаның Киров районында яшәүче янгынан зыян күргән гаилә мөрәҗәгать иткән. Партия вәкилләре янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтте һәм көнкүреш техникасы сатып алды, ремонт ясады.

Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе каза күрүчегә ярдәм итте

Лиана Шаванова берүзе ике бала тәрбияли. Ул суыткыч сатып алуда ярдәм сораган. Август ахырында гаилә күршеләр гаебе белән фатирдагы янгын белән бәйле милеген югалткан.

"Җәен без авыр хәлдә калдык. Күршеләрдәге янгын безгә күчте. Тәрәзә эреде, стенада гаять зур тишек хасил булды. Бөтен бүлмә компьютер һәм суыткыч белән янып бетте. Әле дә барысы да күз алдында. Куркыныч хәлне әйтеп аңлатырлык түгел. Балалар өчен бик борчылдым, чөнки алар өйдә иде, - дип сөйли Лиана Шаванова. - Партиягә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең ярдәм белән без балалар белән Яңа елны уңайлы фатирда каршы алдык".

“Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә һәрвакыт күп халык мөрәҗәгать итә, 1-10 декабрьдә үткәрелә торган гражданнарны кабул итү ункөнлегендә мөрәҗәгатьләр саны арта. Гражданнардан килгән сораулар төрле. Янгыннан зыян күргән Лиана белән булган очракта бу көнкүреш техникасын сатып алуда ярдәм итү үтенече иде. Авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга матди ярдәм фонды аша суыткыч сатып алганнар, ә иганәче фатирда косметик ремонтка акча бүлеп биргән. Без бу мәсьәләне контрольдә тоттык. Төбәк кабул итү бүлмәсе һәрвакыт ярдәм итә дип тагын бер кат әйтәбез", - дип билгеләде Дәүләт думасы депутаты, "Бердәм Русия" төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Аеткулова.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин