+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 15:05

ЦУР: Безне Яңа ел белән котлыйлар

"ЦУР хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлыйм. Ел тыныч булсын. Сезнең ярдәм белән безнең подъездда ремонт башланды. Шуңа күрә яңа елга ремонтланган холл белән керәбез. Октябрь районы хакимиятенә дә рәхмәт - проблеманы хәл итүдә булышканнары өчен".

ЦУР: Безне Яңа ел белән котлыйлар
ЦУР: Безне Яңа ел белән котлыйлар
Уфадан Ирина Цветкованың бу хәбәре яңа ел алдыннан Башкортстан белән идарә итү үзәгенә эләкте. Яшермибез, күңелле хәбәр. Безнең өчен республика халкының безнең эшне югары бәяләве мөһим. Димәк, ул кирәк.

Маршал Жуков урамы, 11/2 адресы буенча урнашкан йортта яшәүче бу ханым 7нче каттагы холлның начар торышы турында яза. "Тиздән фатирга кереп булмаячак. Ноябрь аенда шушы каттагы бер фатирда яшәүчеләр гаебе белән янгын чыкты. Аны сүндерделәр, ә нәтиҗәләре калды: күмерләнгән түшәмнәр, бүрәнәләр. "Эверест" идарәче компаниясенә мөрәҗәгатьләр бернинди дә файда бирмәде", - дип яза ханым.

Без Уфаның Октябрь районы хакимиятеннән коллегалар белән элемтәдә идек. Эш кузгалды: идарәче компания материаллар сатып алды һәм ремонт эшләренә кереште. Әлегә эшләр дәвам итә. Тиздән биредә яшәүчеләр нәтиҗәне күрәчәк. Без дә алар белән бергә сөенәбез.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в