+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 15:10

ЦУР: Үзәктә - социаль проблемалар

1 гыйнвардан Башкортстанда минималь хезмәт хакы 15 973 сумга кадәр артты.

ЦУР: Үзәктә - социаль проблемалар
ЦУР: Үзәктә - социаль проблемалар
Эшләмәүче пенсионерлар өчен пенсиянең страховка өлеше 5,9 процентка арткан, ә уртача пенсия 18 500 сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Башкортстан белән идарә итү үзәге эфирында сөйләделәр.

Тагын бер яңалык турында: быел больничныйларның минималь суммасы - көненә 412 сум. 22 яшькә кадәр кешеләр өчен дә менә дигән яңалык бар - "Пушкин картасы" суммасы 5 мең сумга кадәр арткан. Аның ярдәме белән кинога, спектакль яисә күргәзмәгә барырга, ә әлеге сумманың 2 меңенә ил киносына билетлар алырга була.

Яңа законнардагы үзгәрешләр турында сөйләү һәм язу - бу безнең эшнең аз өлеше генә. Иң мөһиме - республика халкының проблемаларын оператив рәвештә хәл итәргә ярдәм итү.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в