Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 19:35

"Журналистларны бәйрәм белән котлыйм!"

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Журналистларны бәйрәм белән котлыйм!"

Барлык мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре - Русия матбугаты көне белән котлыйм!

Безнең республикада 460тан артык редакция эшли. Аларның 300гә якыны - башкорт, урыс, татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә нәшер ителә торган басмалар. Бүген Башкортстанның медиаструктурасы актив үсешә. Узган елда без санлы технологияләрне кертү буенча зур эш башкардык. Дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларының барлык сайтлары да яңартылды. Шулай ук социаль челтәрләрдә мультимедиа проектларын гамәлгә ашыруга субсидия бирелде.

Күп еллар дәвамында мәгълүмат чаралары безнең төбәк тормышын төрле яктан яктырта, халыкка вакыйгалар үзәгендә булырга ярдәм итә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз аркасында укучылар объектив һәм үз вакытында мәгълүмат ала. Яшермим, мин дә, минем күп кенә хезмәттәшләрем дә үз карарларымны кабул иткәндә аларга юнәлеш тотабыз.

Барысына да оптимизм, үз позицияңне югалтмаска, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!" - дип язган ул социаль челтәрләрдәге битендә.

Автор:Резеда Галикәева