Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 15:05

16 яшьлек кызны бәрдергәннәр...

Аның хәле ничек?

16 яшьлек кызны бәрдергәннәр...
Кичә, 13 гыйнварда, коточкыч авария булган. Учалыда югары тизлек белән барган машина үсмерне бәрдерә.

Республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл Әхмәтгалиев урамында теркәлгән. Чиләбе өлкәсендә туып-үскән 42 яшьлек ир-егет чит ил машинасында 16 яшьлек кызны бәрдерә.

Үсмернең җәяүлеләр кичүен үтүе мәгълүм. Кызны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озату кирәк була. Бу очрак видеокүзәтү камерасына төшерелгән. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бу хәлнең барлык шартларын ачыкларга туры киләчәк.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов