13 гыйнварда Русия матбугаты көнен билгеләп үттек. Нәкъ менә шул көнне 1703 елда Бөек Петр указы буенча Русиядә “Ведомости” дип аталган беренче Русия гәзитенең тәүге саны дөнья күргән. 1917 елдан соң Русия матбугаты көнен бәйрәм итү 5 майга күчерелә, чөнки шушы көнне беренче һәм иң мөһим совет гәзите – “Правда” чыгарыла башлый, ә бәйрәмне Совет матбугаты көне дип үзгәртәләр.
Дөресен генә әйткәндә, әнә шул 5 майдагы бәйрәм сагындыра. Халык матбугатны мулдан алдырган, моның өчен берәр айлык хезмәт хакын да кызганмаган чор. Матбугат дигәч тә, һаман да элеккечә почта тартмасы тулы гәзит-журналлар күз алдына килә. Калынрак журнал килсә, хат ташучы аларны сыйдыра алмый, тартманың өстенә куеп китә иде әле. Совет чорының аерылгысыз бер өлеше булды ул — матбугат. Шулай ук безнең балачакның да.
Ә бүген гәзит-журналлар нигә кирәк? Моннан егерме ел элек кенә бу сорау аптырашта калдырыр иде. Чөнки җавап билгеле: гәзитләрдән яңалыкларны беләбез, ә журналлар ялларны кызыклырак итә, төрле уеннар, бәйгеләр, осталык дәресләре, яңа хикәяләр һәм повестьлар белән очрашу шатлыгы бүләк итә.
Ләкин бүген кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, күпчелеге бу сорауга җавап бирер алдыннан уйланып кала. Чыннан да, кирәкме соң алар? Әлеге вакытта күп кенә функцияләрне Интернет үз өстенә алды. Бу гәзит-журналлар кирәк түгел дигәнне аңлатамы? Юк, әлбәттә. Шунысы бәхәссез, бездә хәзер сайлау мөмкинлеге бар. Замана кешесе Интернетта да, басма матбугатта да мәгълүматны бердәй җиңел табарга тиеш. Өстәвенә, хәзер журналлар — искиткеч матур, бизәкле булып чыга, аларны кулга аласы, актарасы, карыйсы килә. Бу Интернетта “утыру”га караганда да күңеллерәк һәм файдалырак шөгыль.
Бүгенге көндә барлык гәзит-журналларның үз сайты бар, һәм аларның иң зур өстенлеге – тизлек. Мәгълүматны тизрәк кабул итәр өчен күпләр сайтларга мөрәҗәгать итә. Ләкин уйланырга мәҗбүр итә торган мәкаләләрне нәкъ менә гәзиттән укый. Ни өчен, дигән сорауга бервакыт кемдер: “чөнки анда җан бар!” дигән иде. Чыннан да, гәзит-журналлар ниндидер җанлы әйбер кебек, алар дөнья күргәнче күпме куллар аша үтә, никадәр күз нурын ала. Шуңа күрә “Басма матбугатның киләчәге юк” дигән фикер белән бер дә килешәсе килми! Аның киләчәге бар, ә нинди булуы үзебезгә бәйле.
Миңа калса, басма матбугатның әһәмиятлелеге берничә факторга бәйле. Иң-иңнәрен генә саныйм.
Беренчедән, профессиональлек: басма матбугат үзенең күпьеллык абруен кадерләп саклый, анда тикшерелмәгән, төгәл булмаган мәгълүмат басылмый, штатка, мәгълүматны табу гына түгел, эшкәртә һәм объектив бирә белгән профессионалларны гына алалар. Шуңа күрә укучылары аларга ышана.
Икенчедән, төрле гаджетлардан аермалы буларак, аларга электр, аккумуляторлар һәм башкалар кирәкми. Укый башлау өчен төрле парольләр уйлап табу, оныту, искә төшерү дә таләп ителми, эшкә баргандамы, кайткандамы яраткан гәзитне яки журналны сатып алу да җитә.
Өченчедән, мәгълүматны бирү тәртибе һәм ысуллары еллар дәвамында шомартылган.
Дүртенчедән, күпләргә гәзит-журналларның яңа санын кулга алу, актару һәм иң яраткан биттән яки колонкадан укый башлау бик ошый. Галимнәр, психологлар һәм социологлар да күп кенә кешеләргә гәзитне үз кулларында тоту, аның исен тою рәхәтлек китерә, дип саный. Өстәвенә, текстны кәгазьдән без башкача кабул итәбез. Ул җиңелрәк укыла, хәтта монитордан укырга күнексәгез дә, кәгазь гәзитне укыганда сез мониторның үзеннән ял итәсез һәм баш миенә җиңеллек бирәсез. Ягъни, баш мие кәгазьдән укыганда азрак арый.
Тагы да шунысы, вакыт узу белән бу матбугат чаралары үзләрен бернәрсә белән дә тапламады, ә һаман да җәмгыятькә, теге яки бу басманың нинди категориягә керүенә бәйле, төрле сыйфаттагы мәгълүмат китерүне дәвам итә.
Ә электрон мәгълүмат чаралары уй-фикерләрне тапшыруның бары тик альтернатив варианты гына. Аларның үз уңай һәм тискәре яклары бар. Үз-үзләрен хөрмәт иткән гәзит-журнал-ларның барысы да хәзер басма төргә дә, электрон төргә дә ия. Шул ук вакытта, нигездә, гәзит турында аның басма варианты буенча фикер йөртәләр. Бу классика кебек. Классиканы берсүзсез һәм кирәк, тиеш дип кабул итәбез бит. Санлы технологияләр көчәя барса да, кәгазьне һаман да җиңә алмый әле.
Бу өлкәдә бәхәсләрнең тынып торганы юк. Әйе, гәзит-журналлар күп меңле тиражлар белән таралган заманнар үткәндә калды. Әмма моннан фаҗига ясарга кирәкми. Бу – кулланучыга мәгълүмат илтеп җиткерүдә яңа каналларның барлыкка килүе, масс-медианың технологик мөмкинлекләре белән бәйле объектив чынбарлык. Яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр яңалыклар белән интернет-басмалар һәм социаль челтәрләрдә танышуны кулайрак күрә. Гәзит-журналларның даими абунәчеләре бар.
Кемнәрдер Интернет басма матбугатны юкка чыгара дип исәпли, ләкин Интернет ресурсларын басма матбугатта бик яхшы кулланырга була. Һәм, киресенчә. Алар бергә барса гына, киләчәге өметле.
Кызыклы фактлар
1921 елның 17 маенда “Известия” гәзитенең беренче саны дөнья күрә, анда “Гәзитләрне саклагыз, алар бик аз! Гәзитне укыгач, башкаларга тапшыр!” — дигән мөрәҗәгать язылган була.
Америкада сәгать саен чыгарыла торган гәзит булган, анда “Иң соңгы яңалыклар” басылган. Аның төп уку аудиториясе Вашингтон белән Нью-Йорк арасында сәгать саен очучы “Пан Американ” авиакомпаниясе самолетлары пассажирлары булган.
Иң кечкенә гәзит Бразилиядә чыккан. Аның битләре почта маркасыннан бераз гына зуррак 3,5 х 2,5 сантиметрлы булган. Гәзит 16 полосадан торган. 1935 елда аның битләрендә фоторәсемнәр һәм хәтта реклама да басылган.
Гәзиттә беренче рекламаны 1657 елда инглиз гәзитендә бастырганнар.
1905 елда Ярославль басмасы тарафыннан чыгарылган “Северный край” гәзитен, оппозицион мәкаләләр бастырылу сәбәпле, ябалар. Әмма гәзитне чыгару дәвам итә, шул ук вакытта исемнәре даими үзгәртелеп тора. Дүрт ел эчендә аның исеме 42 тапкыр үзгәргән.
1798 елда Германиядә хатын-кызлар гәзитенең беренче саны чыга. Ул “Фрауэнциммер цайтунг” дип атала.
1990 елда “Аргументы и Факты” гәзите, 22431100 данә тираж белән чыгып, “Гиннессның рекордлар китабы”на керә.
Фото: Динар Кәлимуллин.