Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 10:50

Халык җәфа чигәргә тиеш түгел!

ЦУР ярдәмендә Мәчетле районында автобус маршруты тергезелгән.

Халык җәфа чигәргә тиеш түгел!
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге узган елга йомгак ясаганда халыкның “Инцидент-менеджмент” мәгълү­мат системасына һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” элемтә платформасына ышанычын югары бәяләде.

Үзәккә килгән мөрәҗәгатьләр саны күпкә арткан, ягъни 2020 елда 53899 хәбәр килсә, былтыр 222498гә җиткән. Коронавирус (117485), юллар (17653), торак-коммуналь хезмәтләр (14822), төзекләндерү (11848), социаль хезмәтләндерү һәм яклау (11189) кебек юнәлешләр буенча мөрәҗәгатьләр аеруча күп килгән. Ел башында – җылылык, аннары – язгы ташу, җәен исә урман янгыннары көнүзәк мәсьәләләр булып торган.
Республика белән идарә итү үзәгенең эше социаль челтәрләр төркемнәрендә ачык чагыла. Аның контентын стрим һәм туры эфирлар төрлеләндерә. Җәйге янгыннар вакытында бу формат аеруча нәтиҗәле булуын күрсәтте. Вакыйгалар урыныннан яңалыклар кичекмәстән яктыртылып барды. Көзен исә Башкортстан юлдаш телевидениесенең “Сәлам” программасында туры эфирда күрсәтелә башлады.
“Башкортстан белән идарә итү үзәге бик яшь. Әмма 12 айда бик күп эшләр башкарылган! Без күп нәрсәгә өйрәндек. Максатыбыз уртак – Башкортстан халкы тормышының сыйфатын яхшырту”, – дип белдерәләр Республика белән идарә итү үзәгеннән.
Инде ЦУР ярдәмендә хәл ителгән кайбер мәсьәләләргә күчик. Мәчетле районының Олы Ака авылы халкы хафага калган, чөнки авыл белән район үзәге арасында маршрут автобусы кинәт йөрмәс булган. Ара алай ук ерак та түгел — 17 километр. Район үзәгеннән өзелүнең халыкка бик күп кыенлыклар тудыруы аңлашыла.
Проблема турында социаль челтәрләрдә былтыр 1 ноябрьдә Олы Акада яшәүче яшь ханым язган. Йөклелекнең тугызынчы аенда аңа район үзәгенә баруы ничек авыр булуы турында сөйләгән. Такси хакы исә 400 сум тора.
Әлеге мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң, Башкортстан ЦУРы Мәчетле районы хакимияте белән элемтәгә кергән. Ачыклануынча, пассажирлар ташучы оешма “Олы Ака – Олы Устьикин” маршрутын рентабельсез булу аркасында гамәлдән чыгарган. Ләкин халык иза чигәргә тиеш түгел. “Муниципалитет күрсәтелгән маршрут буенча конкурс игълан итте, ә 9 декабрьдә яңа пассажирлар ташучы белән килешү төзеде. Маршрутны тергезделәр. Олы Ака белән Олы Устьикин авыллары арасындагы рейс автобусы хәзер дүшәмбедән җомгага кадәр көненә өч тапкыр йөри”, – дип хәбәр итәләр район хакимиятеннән.
Республика белән идарә итү үзәге Благовещен шәһәренең Зенцов һәм Совет урамнарында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен контрольгә алган. Әлеге урамнарда яшәүчеләргә җәмәгать транспортын көтү өчен тиешле шартлар тудырылмаган. Шөкер, алар булачак. Подрядчы эшкә керешкән дә инде: бордюрлар куйган һәм тротуарны асфальтлаган, махсус ташлар кайтартылган. Юлны ремонтлау бу язда дәвам итәчәк.
Әмма кешеләргә эшкә, мәктәпкә, эшләре буенча барыр өчен тукталыш бүген кирәк. Благовещенда яшәүчеләр бу проблема турында социаль челтәрләрдә язган һәм күрше Коммунистик урамында тукталыш павильоннарын эшләүне сораган. “Кар яуганда җилдә басып торабыз һәм өши-өши көтәбез”, – дип язган социаль челтәрләрдә Леонид Вервельский.
Республика белән идарә итү үзәге мөрәҗәгатьне контрольгә алган. Благовещен районы хакимияте белән элемтәгә кергәннәр. Муниципалитет 2021 елның 30 декабренә кадәр Коммунистик урамы буенча вакытлыча тукталыш павильоннарын урнаштыруны планлаштырган булган. Эшләрне хәтта бераз иртәрәк тә – 29 декабрьгә тәмамлаганнар. Хәзер транспортны халык уңайлы урында көтә.
Зенцов һәм Совет урамнары буенча юлны ремонтлауга килгәндә, бу мәсьәлә муниципалитет контролендә. Башкортстан ЦУРы, тулысынча хәл ителгәнче, аны контрольдә тотачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева