+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 10:41

Ике кешене бәрдереп качкан

Кызганычка каршы, ике кеше дә авария урынында һәлак булган.

Ике кешене бәрдереп качкан
Ике кешене бәрдереп качкан
Кичә, 13 гыйнварда, төбәк прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Бишбүләк районында яшәүче 20 яшьлек кешегә карата гаепләү карарын расланды. Ведомство мәгълүматларына караганда, яшь иргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаеп белдерелә, аның саксызлыгы ике кешенең үлеменә китергән.

Тикшерүчеләр узган елның октябрендә гаепләнүченең исерек хәлдә "Лада Приора" автомобиле руле артында баруын белдерә. Арытаба Бишбүләк авылында югары тизлек белән каршы як полосага чыгып, ике җәяүлене бәрдерә.

Ир-егетнең автомобиле кюветка очкан, ә үзе вакыйга урыныннан качкан. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр урында һәлак булган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, аны суд көтә.

Фото: Горобзор.ру

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в