Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 15:30

Сак йөрегез, юл ябыла

Р-240 Ырынбур федераль автомобиль юлының Башкортстандагы участогында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.

Сак йөрегез, юл ябыла


Агымдагы елның 14 гыйнварында 13:30 сәгатьтән (урындагы вакыт белән) Башкортстан Республикасында Р-240 федераль автомобиль юлының 27нче чакрымыннан алып 112нче чакрымына кадәр (Булгаководан Рощинскийга кадәр участокта) пассажир автобуслары, маршрут таксилары, шәхси таксилар, йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр кертелде.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! "Урал буе" Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары федераль идарәсе, һава шартлары начарлану сәбәпле, ерак юлларга чыгудан баш тартырга киңәш итә.
Әлеге участокта юлларны тәртиптә тотар өчен 18 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән.

Фото gibdd102.ru

Автор:Лэйсэн Бадертдинова