Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 11:30

ЦУР: Чыршылардан котылырга вакыт җитте

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстан ЦУРы системасына юллар һәм кар чистарту темасына 95 мөрәҗәгать керде.

ЦУР: Чыршылардан котылырга вакыт җитте
Икенче урында - төзекләндерү (73). Торак-коммуналь хуҗалык темалары өчлекне йомгаклый (68). Бу исемлектә коронавирус юк.

Стәрлетамакның Артем урамында яшәүчеләрне кар өемнәре борчый. Ул иң җанлы урамнарның берсе, биредә сәүдә үзәкләре, мәктәпләр, биек йортлар урнашкан. Ә юллар чистартылмаган. Мөрәҗәгать иткәннән соң, коммуналь хезмәтләр бу мәсьәләне оператив рәвештә хәл итте.

Юл һәм коммуналь хезмәтләр тәүлек буе эшли. Исегезгә төшерәбез, Уфада кар көрәүгә гариза бирергә, кар көртләре һәм бозлар турында «Уфа снежная» порталында хәбәр итәргә мөмкин.

15 гыйнвардан республика халкы чыршыларны эшкәртүгә тапшыра ала. Республиканың барлык дүрт төбәк операторы да акциягә кушылды. Игелекле эшкә креатив якын килдек. Мәсәлән, "Дюртюлимелиоводстрой" чыршыларны мобиль кушымта аша - заявка буенча чыгаруны оештыра. Чыршы килеп алып китәчәкләр. Өстәвенә, бушлай!

Башкортстанның «Сәләм» эфирында ЦУРның яңа чыгарылышында бу хакта тулырак.

Автор:Резеда Галикәева