+30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 19:50

Туристик кешбэктан файдаланыгыз!

18 гыйнвардан Башкортстан халкы янә туристик кешбэктан файдалана ала.

Туристик кешбэктан файдаланыгыз!
Туристик кешбэктан файдаланыгыз!

2022 елда Русия Федерациясе Хөкүмәте Русия буенча уңайлы сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә - бу максатларга дәүләт тарафыннан 5 миллиард сум салынган. «Туристик кешбэк» шартлары элеккечә кала: турист картасына тур бәясенең - 20 проценты, максимум 20 мең сум кире әйләнеп кайтачак. Сәяхәт өчен "Мир" картасы белән түләргә кирәк, өстәвенә, бер картадан берничә тур сатып алырга була.
– Инде киләсе атнада ук сатуларның бишенче этабы старт алачак, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Программада 2 төннән кунакханәдә булу һәм яшәү каралган. 30 апрельгә кадәр теләсә кайсы төбәктә ялны сайларга, навигация башыннан алып 1 июньгә кадәр круизларга барырга мөмкин, – дип сөйләде Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин.
Искәртеп узабыз, 2021 елда Башкортстан Русиянең "курорт булмаган" төбәкләре арасында шифаханәләргә сатылган юлламалар саны буенча лидер булды. Программада 24 кунакханә һәм 6 туроператор катнашты, 63 Русия туроператоры Башкортостан Республикасына 120 тур тәкъдим итте. 2021 ел башыннан программадан 1,7 миллион русияле файдаланган, алар 34 миллиард сумнан артык күләмдә кунакханәләрдә яшәү һәм турлар сатып алган, кешбэк рәвешендә аларга турыдан-туры картага 6,7 миллиард сум кире кайткан.

Русия буенча сәяхәтләр программасы рәсми сайты: мирпутешествий.рф.
Кайнар линия телефоннары: 8 800 444-31-27 (туристлар һәм операторлар өчен), 8 800 100-54-64 (кире кайтмаган очракта).

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в