Әлеге проект Президент фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу идеяне Кырмыскалы районы тәкъдим итте. Үзәкләштерелгән клуб системасы татар һәм башкорт телләрендә каләм тибрәтүче яшь шагыйрьләр өчен "Ак күгәрчен" шигърият конкурсы оештыруга 800 мең сумнан артык күләмдә финанс ярдәме алды.