Ике көннән исә хезмәтен тутырып кайткан солдат Илсур Шәриповны каршылау оештырылды. Очрашу “Исән-сау йөреп кайттыңмы, солдат?” дип аталды. Сөенче алган Рита Галиуллинага, шартына китереп, бүләк тапшырылды. Солдатка багышлап җыр башкарылды. Илсур көчле, үз-үзенә ныклы ышанган егет булып армиядән әйләнеп кайткан. Әнисе – Фәнилә Шәрипованың йөзеннән елмаю китмәде. Чын ир-егетнең исән-имин туган ягына әйләнеп кайтуы зур куаныч бит.
Бу чараларның барысы да “Аек авыл-2021” республика конкурсы кысаларында узды. 2020 елда бишкурайлылар шушы конкурста район буенча өченче урын яулаганнар иде. Янә дә көч сынашып карарга исәпләре! Эш бу юнәлештә бик кызу бара. Көз айларында гына да әллә күпме кызыклы чаралар үтте. Конкурста катнашу авыл хакимиятендә уздырылган “түгәрәк өстәл”дән башланып киткән иде. Аның эшендә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл активистлары катнашты. “Конкурста җиңү өчен теләк кенә аз. Активлык һәм үз карашыңны, тоткан юлыңны яклау таләп ителә. Җиңәр өчен һәрберебез тырышлык күрсәтсен иде”, – диде авыл хакимияте башлыгы Светлана Мөхәмәтьярова.
Шушы кысаларда узган елның ноябрь ахырында “Сәламәт тормыш рәвеше – озын гомергә юл ул” дип аталган чара үтте. Ул Башкортстанда узган Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елына да багышланды. Авылдашлар бергәләп сәгать ярым вакыт эчендә 5 чакрым араны үтте. Чаңгыда һәм җәяү йөрү чыннан да яхшы кәеф, яшәү дәрте һәм озын гомер бүләк итә. Күпләр, саф һавада булганнан соң, үзләрен яхшырак хис итә башлавы, кәефе күтәрелүе турында сөйләде. Скандинав йөреше – йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы күнегү ул. Аның тагын бер шәп ягы – фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеге.
Авыл китапханәсе белән берлектә уздырылган (китапханәче – Рәмилә Мортазина бер генә бәйрәмдә дә катнашмый калмый) Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы “Сәламәтлек дошманнары” дип аталган чара да хәтердә уелып калырлык булды. Ул балалар өчен үткәрелде, аларга бик үтемле итеп тәмәке тартуның һәм төрле тәмәке катнашмаларының зыяны һәм җәмәгать урыннарында тартуны тыйган закон турында сөйләделәр. Сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләренә яшьләр кечкенәдән төшенсен иде.
Авылыбызда “аек бәйрәм”нәрнең бер-бер артлы үтүе, халыкның Мәдәният йорты уздырган (менеджеры – Лида Закирова, ярдәмчесе – Елена Яушева, костюмнар тегүче һәм активист – Клара Сираева) матур чараларда һәрдаим катнашуы, сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләрнең саны арту бик шатландыра. Мәдәният йорты авария хәлендә булып, күп бәйрәмнәрне урамда уздырырга мәҗбүр үзешчән артистларга мәдхия җырларлык. Мәдәният йортына караган фольклор, вокал һәм театраль түгәрәкләр даими эшләп килә.
Авыл һәм район чараларында теләп катнашучы Рәзилә Кәримова, Фәзит Сәгадиев, Фәнил Рамазанов, Рәзит Сөләйманов, Зәримә Сәяхова, Альбина Сәфәргалинаны да аерым телгә алырга кирәк. Мәктәп балалары да бәйрәмнәрдә актив катнаша.
Авылдашларыбызның һәр чыгышын еракта яшәгән якташларыбыз да Интернет челтәрләре аша күреп сөенә. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә бик күп төрледән-төрле чараларда тагын да бергә күңел ачты авылдашлар. Туган авылыбызның гөрләп яшәвенә, төзекләнүенә һәм яңа үсеш алуына күңелләрдә ышаныч арта.
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы,
Бишкурай авылы.