Быел республикада нинди мөһим вакыйгалар көтелә һәм якташларыбыз нинди дөньякүләм чараларда катнашачак? Гәзитебезнең тәүге консультациясен шушы күңелле темадан башларга булдык. Без инде Башкортстанның дөньякүләм вакыйгалар аренасына әйләнә баруының шаһиты булдык. Былтыр узган Бөтендөнья фольклориадасы, “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс) VII ачык төбәк чемпионаты, спорт ярышлары шуңа ачык мисал. Агымдагы ел да вакыйгаларга бай булачак. Сезнең игътибарга шуларның берничәсе хакында мәгълүмат тәкъдим итәбез. Һәм онытмыйк: быел иң төп бурычларның берсе — вакциналауны тәмамлау.
Олимпиада
Кайчан: XXIV кышкы Олимпия уеннары 4-20 февральдә Пекинда узачак.
Ни өчен бу мөһим: Русия җыелма командасы дәүләт флагыннан һәм гимннан башка чыгыш ясаячак, әмма бу хәл һич кенә дә спортчыларыбызга булган хөрмәт һәм сөюне киметми. Җыелма командаларга кандидатларның алдан төзелгән исемлегенә Башкортстаннан 25 спортчы керде. Аларның 11е — хатын-кызлар хоккее вәкилләре һәм бер спортчы – ирләр командасында, бу — Михаил Науменков. Башлангыч исемлектә шулай ук алты бобслейчы, биатлончылар Антон Бабиков, Эдуард Латыйпов, ике төрдә узышчы Эрнест Яхин һәм сноубордчы Елизавета Салихова бар.
Әлегә ахыргы исемлек юк. Аны шорт-трек буенча Русия җыелма командасының тренерлар штабы гына билгеләде. Ил җыелма командасы составына танылган Уфа шорт-трекчысы — 31 яшьлек Семен Елистратов керде. Аның исәбендә 2014 елда Сочида узган Уеннарда яулаган — алтын һәм 2018 елда Пхенчхандагы Олимпиадада яулаган бронза медальләр бар.
Кызыклы факт — Кытай башкаласы 2008 елда Олимпиаданы кабул иткән иде инде. Пекин кышкы һәм җәйге Олимпия уеннарын үзендә кабул итүче беренче шәһәр булачак.
Апимондия
Кайчан: 5-10 сентябрьдә.
Ни өчен бу мөһим: 1971 елда Бөтендөнья Апимондия конгрессы Мәскәүдә узды һәм анда катнашучыларның барысында да бу чара турында иң җылы истәлекләр саклана. 50 елдан соң Апимондия конгрессы кабаттан Русиягә әйләнеп кайта һәм Русиянең баллы төбәгендә — Башкортстан Республикасында узачак. Чаралар 2021 елда ук узарга тиеш иде, ләкин коронавирус белән бәйле хәл аркасында күчерелде.
“Апимондия” халыкара ассоциациясе дөньяның 82 иленнән 120ләп умартачылар ассоциациясен берләштерә. Уфага аларның күпмесе киләчәге әлегә билгеле түгел, мотлак берничә мең кеше булыр, дияргә кирәк.
“Апимондия” — галимнәр һәм профессионаллар тәҗрибә уртаклаша, проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алыша, бал җитештерү һәм эшкәртү, кортларны тоту һәм дәвалау технологияләре белән бүлешә торган дөнья мәйданчыгы. Мәсәлән, соңгы форум узган Монреальдә пестицидларның бал кортларына һәм аларның селекциясенә йогынтысы турында фикер алыштылар. Мөгаен, Уфадагы конгресс өчен дә бу мәсьәләләр актуаль булыр.
Волейбол буенча дөнья чемпионаты
Кайчан: 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр ун шәһәрдә – Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Ярославль, Казан, Екатеринбург, Новосибирск, Красноярск һәм Кемеровода узачак.
Ни өчен бу мөһим: Уфаның волейбол буенча зур халыкара ярышларны кабул иткәне булды, әмма мондый дәрәҗәдәге ярышлар беренче тапкыр узачак. “Уфа-Арена”дан трансляцияләрне бөтен дөнья буенча йөзләгән канал күрсәтәчәк.
Жирәбә нәтиҗәләре буенча Уфада төркем этабы уеннарын Словения, Германия, Франция һәм Камерун милли җыелма командалары үткәрәчәк. Уфа матчларына билетлар tickets.volley.ru сайтында сатыла да инде. Билет бәяләре 400дән 8000 сумга кадәр. Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, билетлар урыннарсыз сатыла. Кем кайда утырачагын, нәтиҗәдә, махсус программа ярдәмендә хәл итәчәкләр.
Оештыручылар Русиянең һәр шәһәре өчен аерым бизәкләр эшләгән. Башкортстан башкаласын традицион рәвештә Салават Юлаев һәйкәле һәм Лалә-Тюльпан мәчете рәсемнәре чагылдырачак. Ә чемпионатның төп талисманы итеп халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча Тигроша юлбарысы билгеләнде.
Вакциналауны тәмамлау
Кайчан: никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак.
Ни өчен бу мөһим: 2020 елда без вакцинаның бөтен сынауларны үтүен һәм һәркем өчен аны кадату мөмкинлеге барлыкка килүен көттек. Былтыр куркуыбызны һәм вакцинаның зыяны турындагы “куркыныч сүзләрне”, имеш-мимешләрне җиңдек (Аларның берсе дә расланмады. Киресенчә, дөньяның алдынгы фәнни журналлары “Спутник”ны нәтиҗәле һәм хәвефсез дип таныды). Быел төп бурыч — беренчегә вакциналауны тәмамлау һәм ревакциналана башлау. Бары тик шул очракта гына күмәк иммунитет барлыкка киләчәк һәм коронавирус хәзерге грипп кебек сезонлы чиргә әвереләчәк.
Башкортстанда илебездә җитештерелгән барлык дүрт вакцина да бар. Бу хакта вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде. Ләкин вакцина сайлауга бәйле соңгы карарны сезне караган табиб кабул итә!
Ел нәтиҗәләре буенча әңгәмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, безне 2,2 миллион кешенең вакциналануы берникадәр тынычландыра һәм көчлерәк итә. Шул ук вакытта күмәк иммунитетка ирешү өчен 2,45 миллион кешенең вакциналануы кирәк. Ревакциналанучылар саны да арта. “Мин инде дүрт тапкыр вакциналандым, чөнки башкача авырырга теләмим, моның нинди нәтиҗәләргә китерүен яхшы беләм. Минем өйдә мотивациям бар — кечкенә балалар. Мин сәламәт булырга тиеш!” — диде ул.