

Ул сәфәрен конференц-холл белән танышудан башлады, анда Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Дилә Сәгыйтова 2000 еллар башыннан ремонт булмаган залны реконструкцияләү планнары турында сөйләделәр.
Радий Хәбиров шулай ук мәгълүмат агентлыгы ньюс-румында булды, анда ул редакция эше белән танышты. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов әйтүенчә, аена 3000 яңалыкны 24/7 режимында нибары 15 журналист эшли.
"Агентлык коллективы интернет-киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында әйдәп баручы позицияләрне тотып тору өчен барысын да эшли, югары көндәшле яңалык трафигын хакимият органнары эшен яктырту һәм уңай социаль көн тәртибен актив үстерү буенча дәүләт заказын үтәү белән бергә алып бара. Агентлык журналистларына йөкләнеш бик зур. Кызганычка каршы, тоташ ташкын булып яңалыклар конвейеры барганда "сөрү" тирәнлегенә вакыт һәм көч җитми. Перспективалы юнәлешләрне үстерү һәм яңа форматлар, продуктлар булдыру өчен безгә өстәмә ресурслар кирәк", - диде Руслан Шәрәфетдинов.
"Мин сезгә зур рәхмәт әйтергә килдем. Безнең идарә командасы өчен сез - төп партнерыбыз. Яхшы эшләү генә аз, моны халыкка дөрес җиткерә белергә кирәк. "Башинформ" - ул безнең төп һәм көчле мәгълүмати партнерыбыз", - диде Башкортстан Башлыгы.
Ул бер төркем хезмәт алдынгысына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Фото: bashinform.ru