+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2022, 12:05

Камил Рамазанов: “Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелегенә дәүләт ярдәме зур кыйммәткә ия”

Радий Хәбиров бүген республика вузлары – дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучыларга һәм “Приоритет 2030" стратегик академия лидерлыгы программасы грантының махсус өлешләренә ия булучыларга дәүләт ярдәме турында Указга кул куйды, дип хәбәр итә төбәк Башлыгының матбугат хезмәте.

Камил Рамазанов: “Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелегенә дәүләт ярдәме зур кыйммәткә ия”Камил Рамазанов: “Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелегенә дәүләт ярдәме зур кыйммәткә ия”
Камил Рамазанов: “Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелегенә дәүләт ярдәме зур кыйммәткә ия”

Сүз Русия Фән һәм югары белем министрлыгына караган югары уку йортлары, бу - БДУ һәм УДАТУ базасында Берләшкән университет, шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университеты турында бара. Республикада 2022 елга, фәнни тикшеренүләр үткәрүне һәм инфраструктураны үстерүне дә кертеп, әлеге университетлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган үсеш программаларына дәүләт ярдәме буларак төбәк бюджетыннан 200 миллион сум күләмендә субсидия рәвешендә грантлар бирелә.
Төбәк Башлыгы, шулай ук, Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә искә алуынча, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашу нәтиҗәләре буенча 2021 елның декабрендә берничә карар кабул иткән.
– Аларның икесе турында аерым әйтәсем килә. Беренчедән, быел 200 яшь галим һәм аспирант чит илләрдә яки Русиянең иң яхшы фәнни-белем бирү оешмаларында стажировка үтәргә тиеш, – диде Радий Хәбиров. - Икенчедән, Башкортстанның 200 әйдәп баручы галиме өчен торак шартларын яхшырту буенча ярдәм чараларын Алдан хәстәрләргә кирәк.
Республика Фәннәр академиясе президенты вазыйфаларын башкаручы Камил Рамазанов, Башкортстан Башлыгы карарының вакытында чыгарылуын һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
- “Приоритет 2030” программасын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан өстәмә 200 миллион сум акча бүлеп бирү республика вузларын үстерү программаларына зур өлеш кертәчәк һәм аларны тулы күләмдә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы президенты вазыйфаларын башкаручы Камил Рамазанов.
Өстәвенә, вуз берләшмәсенә преференцияләр булуга карамастан Төбәк Башлыгының академик фәнгә дә ярдәм итү карары җитди күренә.

- Аспирантларны һәм яшь тикшеренүчеләрне илнең һәм дөньяның алдынгы югары уку йортларында һәм фәнни учреждениеләрендә стажировка узу мөмкинлеге, һичшиксез, галимнәребезнең башлангычларын хуплаячак һәм аларга иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә, фәнни аралашу даирәсен киңәйтергә һәм алган тәҗрибәне коллегалары белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк. Еш кына фәнни кадрларның стажировка үтү программасы вузларның үз көчләре белән яисә Федераль грантлар хисабына хәл ителә, шуңа күрә Башкортстан фәнендәге үзгәрешләрне исәпкә алып, республиканың ярдәме үз вакытында күтәрелде һәм зур кыйммәткә ия, - дип билгеләп үтте Камил Рамазанов. - Ә яшь галимнәрнең торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтү республиканың тикшеренү потенциалын саклап калуга һәм үстерүгә булышачак, бу “Приоритет 2030” программасы кысаларында куелган амбициоз һәм масштаблы бурычларны тормышка ашыруның мөһим шартларыннан берсе булачак.

Фото “Республика Башкортостан” гәзите сайтыннан

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас