+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 гыйнвар 2022, 07:55

Тугры мәче вафат булган мөфтинең кабере янында яши

Сербиядә аксыл-җирән мәче хуҗасының кабере янында яши һәм менә ике айдан артык инде аны ташлап китүдән баш тарта. Тугры мәчене салкын да, кар да куркытмый. Көн саен ул хуҗасы күмелгән урында утыра һәм аны көтә.

Тугры мәче вафат булган мөфтинең кабере янында яшиТугры мәче вафат булган мөфтинең кабере янында яши
Тугры мәче вафат булган мөфтинең кабере янында яши

Мәченең хуҗасы Муамер Зукорлич Скупщина вице-рәисе һәм Сербиянең Ислам җәмгыяте мөфтие булган. Ул 2021 елның ноябрендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Мөфтинең мәчесе ул җирләнгән көннән алып аның кабере янында яши.

“Ышанам, кем дә булса мәче турында кайгыртыр, аны җылы йортына алып кайтып, тәмле ризыклар белән сыйлар һәм көн саен аны яраткан хуҗасының каберенә алып килер”, - дип язалар социаль челтәрләрдә.

Фото: pets.mail.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас