

3,5 елдан соң волонтерлар Уфада яшәүче Тоня әбинең һәм аның улы Андрейның ничек яшәвен сөйләгән.
Уфа янындагы юлда чәчәкләр ашап утырган Тоня әбинең исеме 2019 елның җәендә бөтен илгә яңгырады. Максимовка авылында яшәүче әби һәм аның инвалид улы өчен акча һәм азык-төлек бөтен илдән килгән. Урындагы волонтерлар әбигә өендә ремонт ясаган, көнкүреш техникасын яңарткан.
Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге хатынны узып баручылар күреп алган - ул үзенең иске йортыннан чыккан да җиргә утырып, тузганаклар ашый башлаган, елаган һәм ашарга сораган. Шул ук көнне аның җимерек йортына азык-төлек тулы пакетлар китерә башлаганнар.
Бүген исә Тоня әби шул ремонтланган йортында улы белән яши. Аның улы чукрак. Шулай булса да, өйне тәртиптә тота. Изгелек барыннан да өстен, дию буш сүз түгел. Шундый кешеләр ярдәмендә бу гаилә дә гадәти тормышка кайтты.
Фото: ufa.kp.ru