Русиядә метанолны кискен ис һәм төс (әйтик, зәңгәр) белән маркировкаларга кирәк, ә көмешкә кудыру аппаратлары, әгәр өйдә җитештерелгән алкоголь сатуга бара икән, техник җиһаз буларак теркәлергә тиеш. Бу тәкъдимнәр Федерация Советында әзерләнгән, алар хупланган тәкъдимнәр җыелмасына кертелде һәм Хөкүмәткә җибәрелде. Легаль булмаган хәмергә каршы көрәшне көчәйтү өчен сенаторлар һәм экспертлар тагын нәрсәләр эшләргә тәкъдим итә?
Дистәләгән мең кеше һәлак була
2016 елда Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко кушуы буенча легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш буенча ведомствоара эшче төркем төзелгәннән соң, сенаторлар бу юнәлештә җитди эш башлап җибәрде. Аерым алганда, легаль булмаган алкогольнең эре партияләрен куган 800дән артык завод юкка чыгарылды, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч 140 миллион литрдан артык спирт һәм спиртлы сыекча тартып алынды һәм юкка чыгарылды. Ә дәүләт бюджетына 135 миллион сумнан артык акча кире кайтарылды.
Әмма проблема ахыргача хәл ителмәгән — җитештерүне тар-мар иткәннән соң алкоголь мафиясе ваклап сату челтәренә күчте. Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Рябухин белдерүенчә, мондый алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә илдә ел саен 40-50 мең кеше һәлак була. Рәсми статистика шундый. Шуңа бәйле рәвештә сенатор җитәкләгән ведомствоара эшче төркем легаль булмаган хәмергә каршы көрәшне көчәйтү буенча тәкъдимнәр эшләде.
Бутлегерлар өчен җәза катылана
Парламентарийлар кертергә теләгән чаралар арасында — яшерен бутлегерлар өчен җинаять җаваплылыгын күздә тоткан чикне киметү. Әле ул тартып алынган контрафакт партиясе зур күләмдә (аның бәясе 100 мең сумнан артып китәргә тиеш, моның өчен өч миллион сумга кадәр штраф, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный) һәм аеруча зур күләмдә (бәясе — бер миллион сумнан артык, моның өчен дүрт миллион сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр төрмә яный) булса гына кулланыла.
Шул ук вакытта берничә кеше агулану ихтималы булган бер шешә контрафакт аракы нибары 200-300 сум тора. Ә 100 мең сумлык күләмнән тулы бер батальон агулана ала! Шуңа күрә Федерация Советында контрафакт нибары биш мең сумга сатылган очракта да төрмә срогы янарга тиеш, дип тәкъдим итәләр. Сенаторлар тиешле закон проектын әзерли дә инде.
Һәрберсен – исәпкә!
Шулай ук Федерация Советында Русиядә көмешкә кудыру продуктлары әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу зарурлыгы да күрсәтелә. Экспертлар фаразларына караганда, быел илдә 20 миллион литрга якын көмешкә җитештереләчәк. Һәм, кызганычка каршы, мондый продукциянең күбесе сәламәтлек өчен куркыныч.
Шул ук вакытта Русиядә көмешкәне бүген бала да сатып алала — моның өчен законнарда бернинди җаваплылык та каралмаган. Аларда алкоголь базарында сатылучы продукция җитештерелүче самогон аппаратларын теркәргә мәҗбүр итүче нормалар да юк.
“Илдә көмешкә куу аппаратлары исәпкә алынырга тиеш, — дип саный Сергей Рябухин. — Һәм без “Росалкогольрегулирование”дә якын арада шундый тәкъдимнәр әзерләүләрен таләп итәбез”.
Шул ук вакытта сенатор, сүз дәүләт тарафыннан тоталь сугыш игълан итү турында бармый, дип аңлатты. Кеше үзе өчен куа икән, проблема юк. Әмма көмешкә сатуга бара икән, аны җитештерүчеләр өчен дә, базарның башка катнашучылары өчен дә таләпләр үз көченә керергә тиеш. Мондый таләпләр, сүз уңаенда, Фран-циядә, Германиядә, Канадада закон белән беркетелгән. Ә кайбер илләрдә самогон аппаратлары хуҗалары, ату коралы хуҗаларын исәпкә алган кебек, шәхси исәпкә алынган.
“Йөзләгән, хәтта меңләгән кеше сыйфатсыз көмешкәдән агулана. Шуңа күрә бу өлкәдә персонификацияләнгән исәпкә алуны кертү турында фикер алышырга кирәк”, — диде Сергей Рябухин.
Сенаторлар легаль булмаган хәмердән күпләп агулану очракларыннан котылырга ярдәм итәчәк тагын бер тәкъдим белән чыкты: ул метанол җитештерүчеләрне аны билгеле бер төс белән маркировкаларга (әйтик, СССРда техник спиртны билгеләүче зәңгәр төс белән), шулай ук аңа кискен һәм сасы ис бирергә мәҗбүр итү. Нәкъ менә метанолны бүген контрафакт җитештергәндә еш кулланалар, “идән астыннан эш итүчеләрне” аны куллануның көчле агулануларга китерә алуы борчымый. Хәтта үлем очраклары да.