+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 06:05

Кешеләрне әфьюн сөременнән коткарачакбыз!

Башкортстан җитәкчелеге наркотикларга каршы алып барган эшчәнлек илдә иң югары бәя алды.

Кешеләрне әфьюн сөременнән коткарачакбыз!Кешеләрне әфьюн сөременнән коткарачакбыз!
Кешеләрне әфьюн сөременнән коткарачакбыз!
Бу хакта Русиянең баш полицейские Владимир Колокольцев ел ахырында видеоконференция форматында узган Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында белдерде.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров киңәшмәдә Башкорт­станның уңай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәсәлән, 2014 ел­дан төбәктә наркотик кулланучыларны реабили­тацияләү һәм ресоциализацияләү дәүләт системасының төбәк сегменты эшли. Ул үсеш алган наркология хезмәтен, 25 медицина оешмасында тәүлек әйләнәсендә эшләүче 967 койканы, барлык шәһәр һәм районнардагы наркология кабинетларын, шулай ук дәүләтнеке булмаган сектор учреж­дениеләрен үз эченә ала.
— Пандемиягә һәм аның белән бәйле булган югары йөкләнешләргә карамастан, без наркологик ярдәмне тулы күләмдә сакладык, — диде Русиянең эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка Радий Хәбиров. — 2020 елда бездә 20562 пациент дәваланды, ә узган елның тугыз аенда – 15123 кеше. Быел без психиатр-наркологлар штатын тулыландырдык. Хәзер бездә 138 белгеч эшли. Медицина хез­мәткәрләрен максатлы программалар буенча һәм ординатурада яңадан укытабыз.
Шунысы әһәмиятле: Башкортстанда Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып башлангыч химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрү ысуллары буенча клиник лаборатория табибларын, наркологларны һәм фельдшерларны укыту программасын башлап җибәрделәр.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, республиканың наркология хезмәте җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. “2020 елдан республика наркодиспансеры лабораториясе 430 квадрат метр мәйданлы яңа бинаны били, — диде Радий Фәрит улы. — Моннан тыш, аның өчен сигез миллион сумга якын газ хроматографы алдык, ул 1000нән артык наркотик һәм башка токсик матдәләр төрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Быел лабораториягә психоактив матдәләр куллануны диагностикалау өчен җиһазлар сатып алырга планлаштырабыз”.
Башкортстан Башлыгы төбәктә профилактика эшендә ведомствоара хезмәттәшлеккә басым ясалуын аңлатты.
— Бездә Наркотикларга каршы республика комиссиясе эшли, — диде ул. — Муниципаль дәрәҗәдә дә үз комиссия­ләре бар. Тиешле ведомстволар арасында мәгълүмат алмашу даими бара. Шуның нәтиҗәсендә без халык арасында наркотик куллануны һәм нарко­җинаятьләрне киметүгә ирештек. Эшне дәвам итәбез. Алга таба да көрәшәчәкбез, кешеләрне коткарачакбыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас