+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 06:10

Кибетләрдә хәмер сатылмый!

“Аек авыл” бәйгесендә җиңүче торак пунктларда нинди уңай үзгәрешләр бар?

Кибетләрдә хәмер сатылмый!Кибетләрдә хәмер сатылмый!
Кибетләрдә хәмер сатылмый!
Башкортстанда “Аек авыл” конкурсына заявкалар кабул итү бара. Билгеле булуынча, һәр номинациядә призлы өч урын булачак. Җиңүчеләр, авылның зурлыгына карап, өчтән алып алты миллион сумга, ә икенче һәм өченче урыннар өчен 1,5 миллионнан 4 миллион сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомум приз фонды — 40 миллион сум. Акчаны авылны төзекләндерүгә тотынырга мөмкин булачак. Ә әлеге бәйгедә элегрәк җиңгән авылларда нәрсәләр төзелде?

Әйтик, Учалы районының Илче авылы “Эре торак пункт­лар” номинациясендә I урын­ны яулаган иде.
Илче авыл биләмәсе Советы башлыгы Азат Вәли­тов:
— Конкурста катнашырга тиз арада хәл иттек — авыл активын, депутатларны, аннары халыкны җыйдык. Башта районда 18 авыл Советы арасында җиңдек, аннары безне республика дәрәҗәсендәге бәйгегә җибәрделәр. Беренче урынны алу — безнең өчен зур горурлык.
Безнең авыл күпмилләтле, нигездә, мөселманнар яши. Бары­сы да инанган аек кешеләр, дип әйтмим, тик аек яшәү рәве­ше мәдәнияте бар һәм алкоголь куллану даими кими. Җиңеп ал­ган грант акчаларына без суүткәргеч­не ремонтладык, бөтен авылда яктырткычларны яңарттык. Якты һәм матур булып калды. Әлеге вакытта иң кечкенәләр өчен балалар мәй­данчыгы төзелә.
Куергазы районының Якут авылы “Кече торак пунктлар” номинациясендә II урынга лаек булды.
Мораптал авыл биләмәсе Советы рәисе Әскар Кинҗә­ләев:
— Конкурста катнашу башлангычы белән кешеләр үзләре чыкты. Урындагы халык оештырды, ә без булыштык. Бездә бит барысы да мөселманнар диярлек һәм актив рәвештә сәламәт яшәү рәвеше яклылар. Совет чорында кибеттә спиртлы эчемлекләр сатылса, хәзер туктатылды. Грантка су скважинасын ремонтладык: чис­тарттык, электр үткәрдек, насосны алыштырдык. Хәзер җәен су белән тәэмин итүдә проблемалар юк, һәркемгә җитә. Тагы да ташландык урында зур матур парк төзедек. Анда концертлар һәм чаралар уза торган сәхнә дә, сабыйлар өчен карусельле уен мәй­данчыгы да, өлкәннәр өчен тренажерлар да, кышын — хоккей, җәен футбол, баскетбол һәм волейбол уйнау мөмкинлеге булган зур спорт мәйданчыгы да бар. Барысы да бик канәгать!
Благовар районының Югары Каргалы авылы “Кече торак пунктлар” номинациясендә III урын алды.
Каргалы авыл биләмәсе Советы башлыгы Илфир Ишбулатов:
— Өченче урын өчен алынган акчаларны нәрсәгә тотынырга икәнен бөтен авыл белән хәл иттек. Электр һәм яктырткычлар белән бездә барысы да тәртиптә кебек, юлны асфальтларга бу акча 200 метр участокка гына җитәчәк, шуңа күрә теләгән һәркем шөгыльләнә алырлык шугалаклы хоккей мәйданчыгы ясарга булдык.
Бу безнең өчен мондый программаларда катнашу буенча беренче генә тәҗрибә түгел. Элегрәк авыл халкы, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында җиңеп, грантка балалар мәй­данчыгы булдырган иде. Безнең халык бик актив!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас