+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 14:00

Нефтекамада җылы һәм "акыллы" тукталышлар саны арта

Нефтекамада 8 тукталыш комплексы автоматлаштырылган ишекләр белән җиһазландырылган җылы һәм «акыллы» тукталышлар челтәрен тулыландырды.

Нефтекамада җылы һәм "акыллы" тукталышлар саны арта
Нефтекамада җылы һәм "акыллы" тукталышлар саны арта


Шәһәр буенча барлыгы 13 тукталыш җиһазландырылган, беренчесен 2019 елда урнаштырганнар. Эчендә Wi-Fi, мобиль җайланмалар өчен зарядка, шулай ук кышын җылыту һәм җәен суыту өчен климатик система җиһазландырылды.

Гражданнар хәвефсезлеге һәм комплексларның үзләре иминлеге өчен интеллектуаль видеокүзәтү системасы гамәлгә ашырылган, алар вандализм актлары булуны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, барлык мәгълүматлар автомат рәвештә теркәлә һәм компетентлы органнарга тапшырыла.

Нефтекамалылар бу тукталышларның уңайлылыгын инде бәяләргә дә өлгергән.

Фото: Башинформ



Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: