+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 14:00

ЦУР: Гараж амнистиясе

Башкортстанда "гараж амнистиясе" турындагы закон белән хәлләр ничек тора? Төбәк халкы социаль челтәрләрдә шундый җитди сораулар бирә.

Башкортстан ЦУРы Дәүләт җыелышы-Корылтайдан коллегалары белән бәйләнешкә керде. Һәм бик вакытлы. Парламентарийлар гыйнварда ук «Башкортстан Республикасында җир мөнәсәбәтләрен көйләү турында»гы Законга үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра.

Искәртеп узабыз, 2021 елның сентябреннән илдә «Гараж амнистиясе» турында закон эшли башлады. Нигә кирәк ул? Якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 40 меңгә якын рәсми булмаган гараж исәпләнә. Элек үз хокукларыңны бары тик суд карары буенча гына теркәп була иде, ләкин бу бик озак һәм уңайсыз. Яңа закон гараж һәм аның астындагы җиргә хокукны теркәүнең аңлаешлы механизмын тәкъдим итә.

ЦУР: Гараж амнистиясе
ЦУР: Гараж амнистиясе
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас