+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 05:52

"Ул мине хайвани ләззәт белән кыйный"

Укучыбыз чаң суга! Ярдәм итә алабызмы?

"Ул мине хайвани ләззәт белән кыйный""Ул мине хайвани ләззәт белән кыйный"
"Ул мине хайвани ләззәт белән кыйный"

Бу хатны безгә Уфага якын районнан яшь хатын язды. Исемен күрсәтмәвебезне үтенде. Аңа киңәшегезне "Кызыл таң"ның социаль челтәрдәге төркемнәрендә языгыз.

“Беренче тапкыр ирем миңа әнисе белән ул теләгән дәрәҗәдә йомшак сөйләшмәгәнем өчен сукты, - дип яза ул. – Әмма бу хәлгә килеп җиткәнче үк аның җилләре исеп-исеп куя иде инде, тик мин генә аларны сизә, бәяли белмәгәнмен...

Аның җиңгисе фермада сыер сава. Абыйсы шунда ук мал карый. Хатын кеше ферма мөдире белән чуала башлый. Ире моны сизенеп йөрсә дә, тавыш чыгармый – эчтән генә сызлана. Өйләнешергә йөргән егетем: “Йөри инде шунда бозау кебек мөгрәп, мин булсам, әллә кайчан эт итеп кыйнап ташлар идем”, - дип ярсыды. Шунда аның күз карашында ялтырап киткән тимер салкынлыгына өйләнешкәч тә берничә тапкыр тап булдым. Берсендә премия акчасына үземә күлмәк сатып алган көнне булды ул хәл. Аның каш астынан сөзеп карап куйганы йөрәкне куырды.

Бер кул күтәргәч, китте инде. Ул хәзер мине бертөрле хайвани ләззәт белән кыйный, мәсхәрәли. Чыгып китәргә базнат итмим, үземне ничек тотарга да белмим. Кешегә сөйләргә дә оят. Минем хәлдә калып, аннан чыгу юлын тапкан өлкән яшьтәге берәр ападан киңәш ишетәсе килә.”

Автор:Резида Валитова
Читайте нас