

Бүген онлайн режимда пандемия чорында волонтерлык эшен көчәйтү буенча киңәшмә узды. Утырышта «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә Башкортстан территориясендә коронавирус инфекциясе таралу шартларында ирекле ярдәм оештыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу максатында оештырылды. Шулай ук «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» һәм «Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе» волонтерлык үзәге вәкилләреннән тәкъдимнәр әйтелде.
"Бүгенге көндә «Безнең хәстәрлек» колл-үзәкләренә бөтен республика буенча тәүлегенә 1700 мөрәҗәгать килә. Республикада авыручылар саны нык артмаса да, без ныклы әзерлек алып барабыз. Һәр мизгелдә барысы да үзгәрергә мөмкин булуын исәпкә алабыз. Үзизоляциядәге кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер булачакбыз. Бүгенге көндә «Кайгырту картасы» программасында 25 мең кеше теркәлгән, алар партиядән даими ярдәм ала. Без шулай ук әлеге программада катнашучылар санын арттырырга әзер. 2021 елның декабрендә безнең 800-100 волонтер эшләсә, бүген исә ирекле ярдәмчеләр саны 1400гә җиткән. Заявкалар буенча барган волонтерлар битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителәчәк", - диде Рөстәм Әхмәдинуров.
Яна Гайдук муниципалитетларга волонтерларны җәлеп итү турында сөйләде. "Без активистларны җыябыз. Безнең бурыч - нинди мөрәҗәгатьләр булуга карап, волонтерларны җибәрү. Әлеге схеманы үтәвегезне сорыйм", - диде Яна Гайдук.